1000-летию Казани посвящается

Разделы: Общепедагогические технологии


Урок №1. Тема: Тукай эзләре буйлап (Дәрес-сәяхәт)

Максат:

  1. үткәннәрне системага салу
  2. тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү
  3. Казанда Г.Тукай исеме белән бәйле урыннар белән танышу
  4. Балаларга татар hәм рус телләренең бөеклеген төшендерү
  5. халыкның мәдәни казанышлары нигезендә укучыларның милли узаңын үстерү.
  6. татар һәм рус халкының күптәннән килгән дуслыгын, бердәмлеген төшендерү.

Җиhазлау: Г.Тукай, А. Пушкин, М.Лермонтов портретлары. Плакат- эпиграфлар (ике телдә дә) (Презентация №1)
Г.Тукай “Шигъре Лермонтов вә Пушкин- олуг саф диңгез ул”;
Г.Тукай “Образцами мне Пушкин и Лермонтов служат”.                 
“Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай- өч йолдыз ул”             
Г.Тукай, А. Пушкин җыентыклары.                                               
Дәрес барышы: оештыру моменты

Хак тәгалә әмре белән җиргә
Раушан йолдыз иңде
Бу сәгатьтә Кушлавычта
Дөньяга бер шагыйрь килде

Әйе, Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев ел фасылының иң матур чагы яз- аенда дөньяга килгән “Бала вакыты- ятимлек, яшьлек чагы үгилек. Бөтен гомере- бишектән үлгәнчегә кадәр- бәхетсезлек юлы. Г.Тукайның бөтен тормыш юлын без аның “Исемдә калганнар” әсәре буенча укып беләбез. Әйдәгез әле укучылар бүген Казанның Тукай белән бәйле урыннарын урап кайтыйк.
Сәяхәтебезне Ирек мәйданыннан башлыйк әле. Без Муса Җәлил исемендәге татар Дәүләт Опера hәм балет театры янында. Г.Тукай hәйкәленә карап торабыз. Шушы hәйкәл янында ел саен 26нчы апрельдә, Г.Тукайның туган көнендә шигырь бәйрәме үтә.Ә опера театырының икенче ягында бөек рус шагыйре А.С.Пушкинга hәйкәл куелган. Бу ике hәйкәлнең бергә торуы очраклы гына түгел. Г.Тукай рус классында да укып, рус әдәбияты белән таныша hәм Пушкин, Лермонтов, Толстой әсәрләре белән рухланып, зур иҗатка аяк баса. Тукайның мондый юллары бар:

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам
Әкрен- әкрен генә югарыга үрләп барам

Димәк укучылар, Пушкин үз иҗаты белән рус әдәбиятына нигез сала, ә татар әдәбияты Тукайдан башлана.
Ә хәзер без Пушкин урамы буйлап Тукай мәйданына төшәрбез. Анда нинди биналар бар икән? Укучылар әйтә: “Татарстан” кунакханәсе, “Балалар дөньясы” универмагы hәм дә Г.Тукайга hәйкәл. Ул 1958 елда куелган.
Инде юл аша чыгып аз гына аска төшсәк Татарстан урамы 8 нче йорт янында тукталыйк. Анда мемориаль такта.
1нче укучы укый: Бу бинада 1911- 1915 нче елларда татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев эшләгән.
Укытучы: Биредә “Сәйяр” труппасы үзенең спектакльләрен күрсәткән. Тукай артистлар белән аралашып яшәгән.
Тагын бер квартал аска төшәбез. Ниhаять Тукай урамына да килеп җиттек. Ул юкка гына бөек шагыйрь исемен йөртми. Бу урам шагыйрьнең журналистик хезмәте белән бәйле. Тукай нинди газетада эшләгән әле укучылар? Әйе, “Әльислах”. (хәзерге Тукай урамы 63 йорт). Шушы йортта күренекле язучы, Тукайның якын дусты Ф.Әмирхан газетаның редакторы булган.
Тукай кинотеатрыннан ерак түгел бик матур бина бар. Укучылар, бу нинди бина? Әйе, Г.Тукай музее. Г.Тукай музее 1986 нчы елның 11 июнендә ачылды. Музейда шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән бәйле бик күп экспонатлар, документлар, китаплар саклана.
Экскурсиябез ахырында без кабат шәhәр үзәгенә кайтабыз. Бу юллардан Тукай җәяү узгандыр. К.Нәҗми, Н.Островский урамнары чатында ике катлы бина бар, бу революциягә кадәр Клячкин больницасы булган (хәзер ГИДУВ кафедрасы).
1913 нче елның 15 апрелендә шушы больницада Г.Тукайның гомере өзелә. Якты дөньяда 27 ел гына яшәп, иҗат итсә дә аның әсәрләрен халык үз итте, яратты, ярата  hәм яратачак.
Укучылар без Г.Тукайның биографиясе белән таныш, ягез әле сөйләп үтик.
Укучы сөйли: Г.Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Кушлавыч авылында  дөньяга килә. Габдуллага 5 ай тулганда аның әтисе үлә. Сабый бала Шәрифә карчыкка асрамага бирелә. Саснага кияүгә киткән әнисе Габдулланы үз янына алдыра. Ләкин аның әнисе үлеп китә. Бу вакытта Габдуллага 3 яшь тугыз ай гына була. Дүрт яше дә тулмаган баланы Өчилегә- әнисенең атасына озаталар. Ләкин ул бу гаиләгә сыймаган. Шулай итеп, баланы Казанга озаталар. “Асрамага бала бирәм, кем ала?” Ямщик печән базарында әнә шулай кычкырып йөри. Аны яңа бистәдәге Мөхәммәтвәли исемле сәүдәгәр алып китә. Бу – бишенче гаилә. Ләкин анда 2 ел чамасы торгач Габдулланы алган кешеләр авырый башлый hәм малайны яңадан Өчилегә җибәрәләр.
2нче укучы:
Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди абый алып китә. Кырлайның табигате бик матур була. Аның алдагы тормышында, язучы булып китүендә бу авылның роле зур була.
Аннан Габдулланы Җаектагы апасы белән җизнисенә Уральскига алып китәләр. Аны анда “Мотыгия” мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул мәдрәсә каршында оешкан рус классына да укырга йөри. Рус поэзиясен өйрәнә. Пушкин, Лермонтов, Кольцов әсәрләрен укый.            1907 нче елда ул Казанга кайта, hәм үзенең берсеннән- берсе матур шигырьләрен иҗат итә. 1913 нче елның 15 апрелендә Г.Тукай дөньядан китә.
Укытучы: Укучылар бүгенге дәрес сезгә бик күп мәглүматлар биргәндер дип беләм. Хәзер бүгенге дәрес буенча мин сезгә сораулар бирәм, ә сез җавап бирерсез.

  1. Казанда Г.Тукай исеме белән бәйле нинди урыннарны белдек? (Ирек мәданы, Тукай мәйданы, Тукай hәйкале, Тукай музее, Тукай урамы, Тукай кинотеатры).
  2. Тукай hәйкәлләре кайларда урнашкан? (Муса Җәлил исемендәге опера hәм балет театры янында. Шәhәр үзәгендә, балалар дөньясы кибете янында.)
  3. Татарстанда шигырь бәйрәме ни өчен 26 апрельдә үткәрелә? (Тукайның туган көне).
  4. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кемнәргә бирелә? hәм сез кемнәрне беләсез?
  5. Казанда Тукай музее кайчан ачылган? (1986 елның 11 июнь).
  6. Тукай музее тагын кайда бар? (Кырлайда)
  7. Аның нинди әсәрләрен беләсез?
    Укучылар сез Г.Тукай исеме белән бәйле урыннарны, аның биографиясен, музейлары, әсәрләре турында күп нәрсәләр беләсез. Тукайның “Су анасы” әсәрен чагылдырган скульптура Бауман урамында урнаштырылган.
    Тукай яшәсә, татар халкы яшәр. Әйе Тукай гомере язлар белән яши. Яздан аерып булмый, Тукайны!
    Г.Тукайның “Туган тел” җыры тыңлана.

ТЕСТ

1.Тукай мәйданында Г. Тукайга һәйкәл куелган ел:

А) 1980
Б) 1958
В) 1913

2. Тукай аралашкан артистлар труппасының исеме:

А) Идел
Б) Сәйяр
В) Казан

3. “Әльислах” газетасының редакторы:

А) Ф.Әмирхан
Б)  Г.Ибраһимов
В) Г. Тукай

4. Шигырь бәйрәме үткәрелә:

А) Г. Камал театры янында
Б)  Г.Тукай һәйкәле янында
В) Г. Тукай музеенда

5. Г.Тукай туган авыл:

А) Кырлай
Б) Кушлавыч
В) Яшел Үзән

6. Г.Тукай рус классына кайда укырга керә?

А) Казанда
Б) Уральскийда
В) Мәскәүдә

7. Г.Тукай һәйкәле кайда урнашкан?

А) Кремль янында
Б) Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Янында
В) Бауман урамында

Урок№2. Тема: Татар халкы тарихыннан (йомгаклау дәресе)

Максат: үткәннәрне системага салу, тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштәрү; татар халкы тарихы турында алган белемнәрне ныгыту, туган якка, татар халкына, татар теленә карата ярату хисе тәрбияләү. (Презентация №2)
Дәрес барышы: оештыру моменты.
Хәерле көн!
Исәнмесез укучылар. Утырыгыз. Кәефләрегез ничек?.
- Бүген дәрестә кем юк.

Татарстанның башкаласы Казан шәhәренә быел 1000 ел тула. Без сезнең белән Татар халкы тарихыннан дигән зур бер теманы тәмамладык. Йомгаклау дәресе итеп бүгенге дәресне алдык.
Аудирование. Мин сезгә җөмләләр укыйм, ә сез артык җөмләне табарга тиеш.

  1. Тарих халыкның узган тормышын өйрәнә
  2. hәр халыкның үз тарихы бар
  3. Киләчәк буын алдагы буынның эшен дәвам итә
  4. Тарих hәр вакыйганы хәтерли
  5. Тарих-хәтер ул
  6. Татар халкының тарихы гыйбрәтле ул
  7. Тарихны өйрәнмичә, хәзерге тормышны аңлап булмый
  8. Хәзерге тормыш- меңнәрчә елларның нәтиҗәсе ул
  9. Башкалабызда яшь башкаручылар бәйгесе үтте
  10. Тарих дәресе уникенче яртыда башлана

Әйе дөрес (тәрҗемә)
Укучылар әйдәгез әле искә төшерик.
Болгар дәүләте кайчан барлыкка килгән hәм кайчан җимерелгән?.
Укучы: Болгар дәүләте мең еллар элек барлыкка килгән. Әкренләп авыллар шәhәрләр төзелгән.
1236 нчы елда монгол явы Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә hәм Алтын Урда составына кертелә. Алтын Урда таркалганнан соң яңа дәүләт- Казан ханлыгы төзелә. Анда яшәүчеләрне- Казан татарлары дип йөрткәннәр
Укытучы: Казан ханлыгында яшәгән халык нинди булган?
Укучы: Аң-белемле булган.
Укытучы: Ә кемнәр белем биргәннәр?
Укучы: Ул чорда белемне дин әһелләре тараткан.Алар арасында зур хөрмәт иясе ханнан кала икенче кеше-сәед булган. Сәед Кол-Шәрифнең 8 манаралы мәчете һәм мәдрәсәсе  бөтен тирә-якта дан тоткан.Хәзерге чорда бу Кол-Шәриф мәчете торгызылды.Ул Казан Кремлендә төзелде.
Казан губернасы турында нәрсәләр беләбез?
Укучы: 1708 нче елда Казан шәhәре Казан губернасының үзәгенә әверелә. Анда төрле милләт халкы яшәгән. 18 нче гасыр урталарында Казанда hәм кайбер башка шәhәрләрдә hөнәр остаханәләре, чын завод-фабрикалар үсеп чыккан. Казанда беренче сукно фабрикасы 1714 елда төзелгән. Казан губернасының җирләре бик зур булган. Аның чикләре төньякта- Костромага, көнчыгышта- Урал тауларына, көнбатышта- Муромга, Пензага, ә көньякта- Кавказ тауларына диярлек барып җитә.
Укучылар, ә хәзерге вакытта Татарстан республикасы нинди төбәкләр белән чиктәш, санагыз әле. (Чувашстан, Башкортостан, Марий-Эл).
1920 нче елда Татарстан автономияле Республикасы төзелә.Казан нык үскән сәнәгать һәм мәдәният үзәгенә әверелә.
1990 нчы елдан  безнең илебез Татарстан Республикасы дип атала.
Укытучы:
Ә ислам дине ничәнче елда кабул ителә?
Укучы: 922 елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр
Татар халкы гомер - гомергә рус халкы белән дус яшәгән. Аларның диннәре төрле булса да, уйлары бер, максатлары бер.
Укучылар,бу тема сезгә аңлашылгандыр дип уйлыйм һәм сезнең белемнәрегезне ныгыту йөзеннән, индивидуаль-дифференциаль якын килеп,биремнәр бирәм.

ТЕСТ

Дөрес фигыльне билгеләргә:

1. Болгар дәүләте мең еллар элек ...

А) туа
Б) барлыкка килә
В) үлә

2. Казан татарлары сәүдә белән ... .

А) шөгыльләнгәннәр
Б) йөргәннәр
В) сатканнар

3. Матур биналар,мәчетләр ... .

А) ясалган
Б) төзелгән
В) сатып алынган

4. Казан ханлыгы Болгар дәүләтенең ... .

А) төзелгән
Б) дәвамы булган
В) барлыкка килгән

ТЕСТ №2

1.Татарстан Республикасының бәйсезлеге турында декларация кабул ителде:

А) 1990 нчы ел 30 нчы август
Б) 1991 нче ел 30 нчы  август
В) 1993 нче ел 20 нче август

2. Татарстан дәүләт флагында төсләр:

А) кара, яшел, сары
Б) ак, кызыл, яшел
В) ак, зәңгәр, яшел

3.Татарстан гербындагы канатлы барс дәүләтнең ... күрсәтә.

А) территориясен
Б) халык санын
В) көчле,мөстәкыйль булуын

4 Муса Җәлил мсемендәге опера һәм балет театры кайда урнашкан?

А) Кабан күле буенда
Б) Бауман урамында
В) Ирек мәйданында

5. Бакый Урманче танылган

А) җырчы
Б) композитор
В) рәссам, скульптор

Урок №3.  Тема: Сәйдәш җыры, Шаляпин моңы. (Әдәби-музыкаль композиция)


Максат: -татар халкының cөекле композиторы С.Сәйдәшевнең иҗаты һәм
тормыш юлы,композитор иҗат иткән жанрлар белән таныштыру, 
әсәрләрен тыңлау
-рус халкының бөек җырчысы Ф.Шаляпин белән
иҗаты белән танышу;
-рус һәм татар милли сәнгатенә мәхәббәт
тәрбияләү
Сәхнә матур итеп бизәлгән.Алып баручы укучылар ике
Яклап тезелгән,бер якта Сәйдәшев портреты,икенче якта

Шаляпин портреты.(Презентация №3)

Сәйдәшев көе яңгырый.
Бу Шопен да ,Бетховен да түгел
Шулар заты,шулар кардәше
Бу-татарның җир-табигать биргән
Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше
Шаляпин башкаруында җыр тыңлана.
Из писем и воспоминаний современников о Федоре Шаляпине.
«Я хожу и думаю-я думаю о Федоре Шаляпине.Сейчас ночь, город угомонился и засыпает…Тихо на темной улице;
Тихо в комнате и двери открыты для светлых образов,для
Странных смутных слов, что вызвал к жизни великий
Художник-певец…Я вспоминаю его пение, его мощную
И стройную фигуру чисто русское лицо и странные превращения происходят на моих глазах»
1нче алып баручы
Татар халкының сөекле композиторы С.Сәйдәшев 1900 нче
Елда Казан шәһәрендә туа.
Салих кечкенә вакытында ук
Музыка белән кызыксына.
Аның беренче укытучысы атаклы композитор,пианист Заһидулла Яруллин.
Салих Сәйдәшев бик тырыш  һәм сәләтле булган.Салих
9 яшендә гармунда бик матур көйләр уйный.Үсә төшкәч,
Пианинода да уйнарга өйрәнгән.
2 нче алып баручы:
Гениальный русский самородок Федор Шаляпин родился 13 февраля 1873 году, в Казани, в семье крестьянина. С пяти лет слушал песни.»Под грустные слова песни душа моя тихонько грезила о чем-то, а я летел над землею на огненном коне, мчался по полям среди пушистых снегов»-писал певец.
3 нче алып баручы:
Гадәттә,олы шәхесләр гади,башкаларга игътибарлы була.
Сәйдәш тә шундый кешеләр исәбенә керә.”Ул кешеләр белән бик ягымлы сөйләшә иде.Дусларына ул “бәгырь”,
“җанкисәккәем” диеп әйтә торган иде,һәркайсы белән
Исәнләшеп,хәлләрен белеп чыга иде”-дип яза М.Садри
Сәйдәшев турында.
4 нче алып баручы:
Каждая спетая Шаляпиным песня, каждый романс-это целая драма, в каждой отражаются и время, и люди, и судьбы. Художник глубоко национальный. Шаляпин Обладает чертой ,возвышающей людей искусства оставаясь русским, он умеет тончайшим образом постигать дух и характер других народов.
5нче алып баручы:
Сәйдәшев турында бик матур сүзләр әйтелгән:
Сәйдәшев татар мөзыкасының үсешен яңа баскычка күтәрде.(М.Җәлил)
Сәйдәшев- татар халкының сөекле композиторы, тугрылыклы улы. Халыкның рухи байлыгын үстерүгә ул үзеннән зур өлеш кертте. Аның музыкаль әсәрләре картаймый һәм искерми.(Н.Җиһанов).
6 нчы алып баручы:
О Шаляпине говорили: “Чудо природы!” Да, это было чудо природы. Это чудо работы, систематической тренировки, очень взыскательного отношения к тому, что входило в создание образа.
1 нче алып баручы:
Сәйдәшев тарафынна К.Тинчуринның “Казан сөлгесе”, “Сүнмәс йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, Ф.Бурнашның “Таһир белән Зөһрә”, Т.Гыйззәтнең “Наемщик”, “Бишбүләк” исемле сәхнә әсәрләренә иҗат ителгән җырлары халык тарафыннан аеруча югары бәяләнде.
(Берничә әсәр тыңланыла.)
Композиторның инструменталь әсәрләре дә бар, мәсәлән “Совет Армиясе” маршы. Ул көйне Сәйдәшев 1929 нче елда язган.
2 нче алып баручы:
Шаляпин поет арии из опер, голос певца льется широко и мощно, и каждый номер вызывает восторг слушателей, из разных уголков огромного зала несутся возгласы «Браво! Бис!»
(Операдан ария тыңлана)     
3 нче алып баручы:
Татар совет музыкасын үстерүдәге хезмәтләре өчен композитор “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” һәм “Татарстанның халык артисты” дигән исемнәргә лаек. 2002 нче елда Казанда Зур концертлар залына С.Сәйдәшев исеме бирелде.
4 нче алып баручы:
В воскресенье, накануне Дня республики, на площади у колокольни Богоявленского храма, что на улице Баумана, состоялось открытие первого в мире памятника Ф.Шаляпину. Как здорово что первый в мире памятник певцу стоит теперь на его родине, в лучшем из городов, как он сам называл Казань!
5 нче алып баручы:
Татар халкының сөекле композиторы С.Сәйдәшев һәм бөек рус опера җырчысы Ф.Шаляпин безнең күңелләрдә мәңгегә сакланачак, чөнки аларның исемнәре мәңгеләштерелде.
С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында төрле фестивальләр, концертлар уза һәм һәр ел Казанда бөтендөнья Ф.Шаляпин исемендәге опера фестивале уза.

Описание проекта.

Дидактические материалы.

Методические материалы.

Литература.