"Край родной! Поем о тебе!"

Разделы: Работа с дошкольниками


Максат: Балаларнын бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүз байлыгын арттыру. Шигъри юллар, җырлар, уеннар, мәкальләр аша балаларда туган илебезгә, шәһәребезгә карата ихтирам, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Балалар белән алдан алып барылган эшләр: Бөгелмә күп милләтле, дус, тату шәһәр булуы, анын үзенең гербы, гимны булуы турында әңгәмә. Мәңгелек Ут, Ярослав Гашек, Туган як музейлары, Техниклар йорты, автовокзал һәм  тимер юл вокзаллары, Рус драма театрына экскурсияләр. Бөгелмә шәһәренең уңышлары, табигый байлыклары,хезмәт алдынгылары, күренекле шәхесләре турында әңгәмә. Дәресләрдә туган як турында мәкальләр, җырлар, шигырьләр өйрәнү.

Жиһазлау: бию өчен  «Бөгелмә», «Родина» сүзләре язылган дисклар. Бөгелмә шәһәре турында  китап. Рәсемнәр өчен мольбертлар.

Кичәнећ\ң барышы: Зал бәйрәмчә бизәлгән. Залнын уң һәм сул якларында ярымтүгәрәк ясап Бөгелмә шәһәренең күренекле урыннары төшерелгән сурәтләр эленгән.

(тавыш яңгырый)

Алып баручы:

Чал тарихың, бай, данлы Бөгелмә,
Яңа үргә – алга чакыра.
Зур йөрәкле синең кешеләрең,
Тугрылыклы туган халкына!

Ведущая:

Хвалу мы воздаем
Родному краю
Прекрасен он и летом и зимой
Гордимся мы тобой, тебя мы прославляем
Наш милый край, наш  город дорогой.

(барабан тавышы ишетелә, барабанчылар керә)
“Барабаннар белән бию” (кассета «Балалардөньясы»  «Солдатлар» җырыМ. Минхаҗевкөе)

(Барабанчылар ике колоннага тезелеп басалар һәм калган балалар да залга керә).

1 бала: 

Хәерле иртә агачлар,
Хәерле иртә кошлар
Хәерле иртә табигать.
Хәерле иртә дуслар,
Хәерле иртә бар дөнья
Хәерле иртә илем.

2 бала:

Син тәүге  кат  баскан  җирем,
Кояшым,  таңым  минем.
Иң  шат  булып  үскән  җирем,
Бөгелмәм,  даным  минем!

3 бала: 

Бөгелмәм, минем Бөгелмәм,
Алсу таңнарың беленә.
Син данлы, минем Бөгелмәм,
Киләчәгең якты мин беләм.

4 бала:

Прошло уж более  двух веков,
Как на вершине дивного холма
На перекрестке множества ветров
Обосновался город Бугульма.

5 бала

Туган илем – Татарстан,
Башкалабыз нурлы Казан.
Э мин яшим Богелмэдэ
Бик матур, чиста калам.
Имэннэре, каеннары,
Биек булып усэлэр.
Ландышлар, милэушэлэр,
Кая барсам да күңелемдә
Истә калыр Бөгелмә!

6 бала:

Все эти годы в дружбе жили,
Народы в городе моем
И городу, что лучшей в мире,
Мы гимн торжественный  поем

“Бөгелмә”  турында гимн
Гимн “Бугульма” М. Шәрәфетдинова сүзләре, Р. Кадырова музыкасы

6 бала:

Кара алтын чыга  башлау  белән,
Дан казанды туган Бөгелмәм.
Төрле милләт тырыш хезмәт белән,
Аңлап яши дуслык кирәген.
Ил өстенә явыз дошман килгәч,
Ир – егетләр киткән фронтка.
Шәһәр  уртасында Мәңгелек ут
Онытмаска куша шул хакта

7 бала:

Мин халкым белән горур,
Һәрвакыт сокланам, таң калам.
Земляницын, Сигал, Газинур,
Китерделәр сиңа дан.
(балалар урындыкларга утыралар)

Алып баручы:  Бүген без,  монда ,туган шәһәребезне, сөекле Бөгелмәбезне зурларга, олыларга һәм аңа дан җырларга җыелдык. Кунаклар да чакырдык.
Вед: мы сегодня здесь собрались, чтобы прославлять наш любимый город.
(ишеккә шакыган тавыш ишетелә һәм залга Сөләймән килеп керә, як – ягына карана)

Сөләймән:

Приветствую вас, уважаемые!
Мир вашему дому!
Алып баручы һәм балалар: Исәнмесез, бабай!
Сөләймән: Я путешественник Сулейман,
Родом из восточных стран.
Решил объездить целый свет,
Каких чудес там только нет.
Ну вот, несчастье приключилось,
Чуть-чуть мой лайнер
С неба не упал
И среди вас я очутился.
Скажите,  дети,  куда я  попал?

Балалар: Бөгелмә шәһәренә.

Сөләймән: Ай, какое красивое название! Откуда такое красивое название?

Бала: Безнең шәһәр бик борынгы һәм матур.

Бала: Авыр вакытларда да сыгылмаган, бөгелмәгән безнең шәһәр.

Сөләймән: Ай, какая удивительная история, какой дивный язык! Сулейман знает много языков, и этот тоже мне знаком. На каком языке говорят такие замечательные отроки?

Балалар: Татар телендә сөйләшәбез.

Сөләйман: Значит, здесь живут татары.

Алып баручы: татарлар гына түгел, ә төрле милләт халыклары яши. Балалар, Әйдәгез, сөйләп күрсәтәбез.

Бала: Мин туган шәһәремне бик яратам.

Бала: Бөгелмәдә төрле милләт кешеләре татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, марилар бер гаилә шикелле  дус, тату яшилэр.

Сөләйман:

Ай алла, вай алла!
Удивили вы меня.
Какого народа только нет,
А  воюют или  нет?

Ведущая:

Наша Бугульма дружбой славится,
Нам жить в Бугульме очень нравится.

Алып баручы: Бөгелмә шәһәре халыклар дуслыгы белән аерылып тора. Безгә Бөгелмә шәһәрендә  яшәве бик ошый.

Сөләйман:

Какой  удивительный край,
Весь покрытый белым снегом,
Вай, вай. вай!

Алып баручы:

Бездә һәрвакыт кыш булмый
Чәчәкле язы, җиләкле җәе белән
Уңышлы көзе дә бар

Ведущая: Не всегда он бывает белый. Вот послушай о нашем крае песню.

Җыр «Кояшлы ил»
Ә. Рәшитов сүзләре
Луиза Батыр – Болгари музыкасы

1 бала:

Иркен һәм матур да,
Безнең туган илебез.
Урманга бай, суга бай,
Гөлбакчалы ќиребез.

2 бала:

Нинди  күркәм  туган  җирем,
Кояштай  балкып  тора.
Урманнары  җыр  шикелле,
Моңланып  шаулап  тора.

3 бала: 

Яшәр  өчен  бетмәс  көч  алырга,
Олысына  һәм дә  кечегә.
Мәхәббәтле,  ямьле,  мәрхәмәтле,
Туган  ягы  кирәк  кешегә.

Сөләйман:

Я такой счастливый есть,
Не могу на место сесть.
Эта песня хороша –
Развернулась вся душа
(картиналар куреп ала)
Э, э, э. Картин какой чудесный!
Здесь стоит на видном месте.
Мне хозяйка разрешит
2-3 съемка совершить.
(фотога төшерә)
Ай, красивый все дворцы!
Архитектор молодцы!
Невозможно  наглядеться.
(Алсу Сафина рәсеменә күрсәтеп)
А эта их владелица?  (аптырый)

Алып баручы: Хөрмәтле солтан! Хәзер сиңа безнең балалар чиратлап  сөйләп бирерләр.

(мольбертта Бөгелмә шәһәренең күренекле урыннары сурәтләнгән рәсемнәр эленгән һәм  балалар шушы  рәсемнәр буенча сөйлиләр, Сөләйман  таң калып тыңлап тора)

–  Бу Бөгелмә рус драма театры. Театр  зур, матур. Анда куп артистлар чыгыш ясый.Шулай ук төрле шәһәрләрдән театр артистлары килеп тамашалар куялар. Мин  дә әти, әни һәм туганнарым   белән театрга йөрергә яратам..  Танылган артист Алексей Баталов та үзенең сәхнә эшчәнлеген шушы театрда башлаган. Ә хәзер театр аның исемен  йөртә.

– Бу Хәким бай йорты. Сәүдәгәр Хәкимов төзегән бу матур бина хәзер шәһәрнең төп архитектура истәлеге. Хәзер биредә Татар иҗтимагый үзәге эшли.
– Мәңгелек ут. Монда  Бөгелмәлеләр Ватанны саклап, яу кырында ятып калган солдатларны искә алалар. Бәйрәмнәрдә  Мәңгелек ут чәчәкләргә күмелә.
– Тимер юл вокзалы  аша, поездларга утырып, илебезнең төрле почмакларына барырга була.  Балалар,  поездга утырып сезнең кайда барганыгыз бар? (балаларның  җаваплары)
– Автовокзал зур, матур, чиста. Аннан төрле шәһәрләргә, авылларга автобуслар йөри. Балалар, сез автобуска утырып кайсы шәһәр, авылларга барганыгыз бар?  (җаваплар : Чистай, Әлмәт,  Яр Чаллы, Азнакай, Казан)
– Бу Техниклар йорты.Бина зур һәм якты. Монда төрле бәйрәмнәр, чаралар уздырыла. Күп төрле  җыр – бию, рәсем ясау, чит телләргә өйрәнү  түгәрәкләре эшли.

Вай,  какая  красота!
Какие чудесные здания! (когда рассказ про Дом техники, вскакивает)
Ой, там я должен побывать,
Все  своим глазам показать (останавливается).

Ведущая:

Да не надо, Сулейман, никуда уходить.
Наши дети тоже выступают на сцене.
И сейчас сам убидишься, 
Они покажут замечательный танец.

Чәчәкләр белән вальс. Р. Кадырова музыкасы

Сөләйман:  Какие  талантливые  дети выступают  в  таком  чудесном  здании!

Алып баручы:  Балалар  гына  түгел, олылар да.

Сөләйман:  И  тоже  танцуют?

Алып баручы:  Биеп  кенә  калмыйлар, җырлыйлар  да.

 «Бөгелмә» турында  җыр.
Мәхтүм  Мостафин   сүзләре
Ринат Минхаҗев   көе

Ведущая: Ты, Сулейман,  здесь посиди  и  на  девочек  погляди, они не  только танцуют, но и поют.

Җыр «Әйе шул». Дамир Гарифуллин сүзләре. Луиза Батыр – Болгари музыкасы

(Сөләйман һәр нәрсәгә аптырый, барлык күргәннәрен  язып бара)

Сөләйман:

Как хорошо поют!
Я путешествую по свету,
Много видел, много знаю.
Народный мудрость собираю.

Алып баручы: Шулай булгач Сөләйман, игътибар белән кара. Без сиңа уен уйнап күрсәтәбез

Барлык балалар:  «Капкалы» уены (татар халык уены)

(кем капка эчендә кала шул туган ил турында мәкаль әйтә)

Туган илем – туган өем,
Үз илем – алтын бишек.
Туган илем – туган анам.
Бердә түгел – илдә көч.
Иле ныкның – биле нык.
Читне макта – илендә тор.
Иленнән аерылган – канаты каерылган.

Сөләйман: Какие умные дети! Сколько мудрых слов знают! Еще маленькие, а уже на двух языках говорят. (Сөләйман елый, күз яшьләрен сөртә)

Ведущая:  Ты почему плачешь? Разве тебе не понравилось?

Сөләйман:

Танец хорошо плясал,
Хорошо стихи читал.
Сулейман затосковал,
Родина свой вспоминал,
Всех с собою заберу,
Свой страна вам покажу.

Алып баручы: Юк. Сөләйман, без синең илгә бара алмыйбыз. Монда безнең туган илебез, өебез, әти – әниләребез һәм дусларыбыз.

Ведущая:  А ты, обязательно должен вернуться домой, где тебя ждут твои дети, семья. Они по тебе соскучились.

Сөләйман:

Какой чудесный край!
Какой дружный народ!
Живут в дружбе одной большой семьей.

 «Родина  моя» (дисклар  белән  бию) Р. Рождественский  сүзләре Д. Тухманов көе

Бала:

Бердәм,  бертуган   гаилә  төсле  без,
Бергә  булганга,  шулай  көчле  без!

 Сөләйман: Ой, какой красивый кадр! (алып баручыга эндәшә) Снимите меня на память. (фотога төшерергә куша) Это фото буду показывать мой родной страна и рассказывать о вашем замечательном городе Бугульма.

Ведущая: Сулейман, а мы тебе подарим альбом с достопримечательностями нашего города.  (альбом бүләк  ителә).

Алып баручы: Шуның белән кичәбез тәмам. Сау булыгыз!