Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

Разделы: Иностранные языки


Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.

Максат:

  1. исемнәре гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.
  2. дөрес язу, төрле формадагы исемнәрне сөйләмдә кулланып, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
  3. Г.Тукай иҗатына ихтирам уяту, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Материал:

  1. дәреслек Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина, “Татар теле” “Мәгариф” 6 класс, Казан – 2008
  2. Г.Тукай китаплары.

Җиһазлау:

  1. дәреслек
  2. проектор
  3. карточкалар
  4. укучыларның иҗади эшләре

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

  • а) укучылар белән исәнләшү, хәлләре сорашу (укуга уңай халәт тудыру)
  • б) дәфтәрләргә числоны язып кую
  • в) өй эшен искә төшерү: исем турында алган белемнәрне кабатларга, искә төшерергә, дәреслектән 67нче күгенү. (дәфтәрләр җыеп алына)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  • Укучылар, хәзер нинди ел фасылы?
  • Көз ул нинди ? Сез аны яратасызмы?
  • Хәзер мин сезгә ел фасыллары турында иҗади эш күрсәтәм. Аны 6А сыйныфы укучысы Гуськов Артем ясаган. Игътибар белән карагыз. Сезнең максат – бу иҗади эштә нинди предметлар күрсәтелгән, шуны билгеләү.

(“Ел фасыллары” ролигы күрсәтелә. 1мин.20сек.)

- Предметларны атагыз, исегездә нәрсә калды?

(су, урман, кар, кеше, ат, кош, башак, һ.б) (укытучы тактага яза бара)

- Бу нинди предметлар?

(җанлы һәм җансыз)

- Җанлы һәм җансыз предметларны нинди сүз төркеме белдерә?

(исем)

- Икенче төрле әйткәндә, исем нәрсәне белдерә?

(исем предметларны һәм затны белдерә)

- Сез атаган исемнәргә нинди сораулар куеп була? (кем? нәрсә?)

- Укучылар, ни өчен кеше – кем?, ә яфрак – нәрсә? ( берсе җанлы, икенчесе җансыз)

- Алай булгач, ни өчен ат – нәрсә? ул да бит җанлы.

(татар телендә кем? соравы кешегә генә бирелә)

Нәтиҗә: Исем – предмет һәм затны белдерә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

- Укучылар, уйлагыз әле, Артемның эше нинди әсәргә ясалган?

(Г.Тукай “Ел фасыллары”)

- Дөрес. Бүген без Тукай әсәрләрен дә искә төшереп китәрбез. Бу табышмаклар сары карточкаларга язылган. Әйдәгез берләгәп аларның җавабын табыйк.

- Табышмаклардан исемнәрне табабыз. Мин тактада, сез дәфтәрләрдә язасыз.

  • кырлар
  • яңгырлыр
  • җирләр
  • сулар
  • елгалар
  • яшьләр
  • көннәр
  • төннәр
  • ашлыклар
  • башаклар
  • җил-буран
  • кар
  • вакыт
  • кояш
  • тиргә
  • халык
  • басуга
  • урагын

- Сезнеңчә, нигә мин бу исемнәрне ике баганага яздым?

(сул баганада исемнәр – күплек санда, ун як баганада – берлек сана)

- Нинди нәтиҗә ясый аласыз?

( исемнәр берлек һәм күплек санда булалар)

- Нигә кыр сүзе күплектә -лар кушымчасы алган, ә төн сүзе –нар?

(татар телендә борын авазларына (м,н,ң) беткән исемнәргә күплектә -нар/нәр кушымчалары ялгана)

Нәтиҗә: исем сан белән төрләнә, берле һәм күплек санда була, кушымчалары – лар/ләр, нар/нәр.

- Икенче баганадагы ВАКЫТ, КАР һәм ТИРГӘ, БАСУГА сүзләренә карыйк әле. Аларда нинди аерма бар?

(ВАКЫТ, КАР исемнәре –Б.к., ә ТИРГӘ, БАСУГА исемнәре Ю.к.)

- Шулай итеп, исемнәр тагын нәрсә белән төрләнә?

(килеш белән төрләнә)

- Татар телендәге килешләр турныда нәрсә әйтә аласыз?

( татар телендә 6 килеш бар: Б.к, И.к, Ю.к, Т.к, Ч.к, У-в.к)

- ВАКЫТ сүзен килеш белән төрләндерәбез

(бер укучы тактада, калганнар дәфтәрдә)

Нәтиҗә: исемнәр килеш белән төрләнәләр.

- Бу исемнәр арасында мине тагын бер исем кызыксындыра. УРАГЫН исеме турында нәрсә әйтеп була?

( бу исемдә ике кушымча бар. –ы - ул тартым кушымчасы, 3 зат, берлек санда, ә -н кушымчасы ул Т.к. кушымчасы)

Нәтиҗә: исемнәр тартым белән төрләнәләр.

- урак сүзен тартым белән төрләндерик әле. (тактада һәм дәфтәрдә)

  • минем урагым
  • синең урагың
  • аның урагы
  • безнең урагыбыз
  • сезнең урагыгыз
  • аларның ураклары

- Укучылар, бу сүзнең тамыры нинди? (ураК)

- Нишләп төрләнештә Г хәрефе барлыкка килде?

( ике сузык арасында иклгән саңгырау тартык, үзенең яңгырау пары белән алмашына)

Нәтиҗә: татар телендә исемнәр сан, килеш һәм тартым белән төрләнәләр.

- Укучылар, исемнәрнең язылышына игътибар итегез. Кайсысы аерылып тора? ни өчен?

(Җил-буран сызыкча аша язылган, чөнки бу очракта ул парлы исем була)

- Ясалышы ягыннан исменәр нинди була? мисаллар китерегез.

тамыр – яңгыр
ясалма – ашлык
кушма - ташбака
тезмә - кура җиләге
парлы - ата-ана
кыскартылма – КамАЗ

Нәтиҗә: татар телендә ясалышы ягыннан исемнәр 6 төргә бүленә - тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы, кыскартылма.

- Хәзер кабатлаганнарга таянып, исем турында кем сөйли ала?

( исем – мөстәкыйль сүз төркеме, предмет һәм затны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Сан, килеш, тартым белән төрләнә. Ясалышы ягыннан исемнәр 6 төргә бүленә - тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы, кыскартылма.)

- Укучылар, без сезнең белән бик яхшы эшләдек. Хәзер әз генә ял итеп алырбыз һәм күңел дә ачарбыз. Солтанова Гүзәл сезгә үзенең иҗади эшен тәкъдим итә.

(“Шүрәле” әкиятенә ролик, Гүзәл әзек сөйли) (2мин.)

- Рәхмәт, Гүзәл. Балалар, бу өзек нинди әсәрдән?

(Г.Тукай “Шүрәле”)

- Мин сезгә әкияттән өзек язылган зәңгәр карточкалар бирәм. Шулар буенча эшне дәвам итәбез. Беренче юлга карагыз, исемнәрне табыгыз. Тактага һәм дәфтәргә язабыз.

Казан
Кырлай
авыл
көй
тавыклары

- Бу исемнәрдә нинди аерма бар?

(беренче баганада – ялгызлык, икенчесендә - уртаклык исемнәр)

- Ялгызлык исемнәр турында сөйләгез.

( Ялгызлык исемнәр төрле атамаларны күрсәтәләр, баш хәрефтән язылалар)

Нәтиҗә: исемнәр ялгызлык һәм уртаклык булалар.

- Бу карточкаларны алып куеп торабыз. Алар белән эшне соңрак дәвам итәрбез. Алсу төстәге карточкаларны алыгыз, кара белән язылган исемнәрнең җөмләдәге фукнциясен билгелибез. (тактада һәм дәфтәрдә эшләү)

  1. Халкыбызның үзенә генә хас милли бәйрәмнәре бар. (ия)
  2. Сабантуй – иң күңелле бәйрәм. (хәбәр)
  3. Китап – кешенең күнел юлдашы, сердәше, акыллы киңәшчесе. (аергыч)
  4. Китапны яратырга, саклап тотарга кирәк. (тәмамлык)
  5. Китапханәдә ун мең китап тупланган. (хәл)

Нәтиҗә: Исемнәр җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл була алалар.

- Укучылар, сез исем турында бик күп беләсез икән. Җыеп кем нәтиҗә ясый ала?

Нәтиҗә: исем – мөстәкыйль сүз төркеме, предмет һәм затны белдереп, кем?

нәрсә? сорауларына җавап бирә. Сан, килеш, тартым белән төрләнә. Ясалышы ягыннан исемнәр 6 төргә бүленә - тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы, кыскартылма. Исемнәр җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл була алалар.

III. Ныгыту.

- Зәңгәр карточкаларны алабыз. Хәзер исемнәргә морфологик анализ ясыйбыз.

Тактага да чыгагыз, дәфтәргә дә язабыз.

Кырлай – исем, ялгызлык исем, тамыр, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, Б.к.

Тавыклары – исем, уртаклык, тамыр, күплек санда, тартым белән төрләнгән, 3 зат, к.с. Б.к.

Җирне - исем, уртаклык, тамыр, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, Т.к.

Халкының – исем, уртаклык, тамыр, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, И.к.

Җен-пәриләр – исем, уртаклык, парлы, күплек санда, тартым белән төрләнмәгән,

Б.к.

- Белемнәрегезне тикшерү өчен бер тест эшлибез.

( Тест таратыла, укучылар эшлиләр, тикшерү өчен күршесе белән алмашалар. Тикшерү презентация аша үткәрелә. Укучылар бер-берсенә билге куялар)

IV. Өй эше бирү:

  • Г.Тукайның бер әсәреннән өзек язып алырга, 3 исемгә морфологик анализ ясарга.
  • дәреслектән 72нче күнегү.
  • Төрле исемнәр кулланып, “Туган як” темасына кечкенә инша язарга.

V. Йомгаклау.

- Без бүген нинди теманы кабатладык?

(исем)

- Исемне кабатлар өчен иниди эшләр эшләдек?

(карточкалар белән, проектор аша роликлар карадык, телдән һәм язмача эшләдек, тактада һәм дәфтәрдә яздык, тест сорауларына җавап бирдек)

- Сез исем турында нәрсәләр белдегез?

( укучыларның җавабы)

- Укучылар, сез бүгенге дәрескә билгене үзегез куясыз.

Кем дәфтәренә карап, сүз белән исем турында җавап бирә алса – “3”

Дәфтәренә карамыйча, сүз белән исем турында җавап бирә алса – “4”

Дәфтәренә карамыйча, күңелдән исем турында җавап бирә алса – “5”