Образование наречий. 6-й класс

Разделы: Иностранные языки

Класс: 6


Максат.
1. Рәвешләрнең ясалышы турында мәгълүмат бирү.
2. Ясалышы ягыннан рәвешләрне танып белергә, аерып алырга өйрәтү.
3. Рәвешләрне дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру.
4. Габдулла Тукай иҗатына ихтирам уяту.

Материал: Н.В. Максимов, М.З. Хәмидуллина “Татар теле” 6 класс, Казан, “Мәгариф” нәшрияты.

Җиһазлау:  

  • дәреслек
  • компьютер
  • карточкалар

Дәрес барышы

I. Оештыру.

а) укучылар белән исәнләшү, хәлләрен сорашу (укуга уңай халәт тудыру)

б) дәфтәрләргә числоны язып кую

II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, сез быел татар теленнән нәрсәләр өйрәнәсез? (сүз төркемнәре)

- Сүз төркемнәре ниндиләргә бүленәләр? (Мөстәкыйль, модаль, ярдәмче)

- Мөстәкыйль сүз төркемнәрен  санагыз (исем, сыйфат, фигыль, сан, рәвеш, алмашлык)

- Хәзер мин сезгә бер эш бирәм. Мин русча сүзләр әйтәм, тәрҗемә итегез.

а)  сегодня - бүген
ә)  вчера – кичә
б)  часто - еш
в)  редко – сирәк
г)  быстро - тиз
д)  медленно - әкрен

- Әйдәгез тикшереп карыйк (слайд №1)

- Укучылар, сез тапкан сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (рәвеш)

- Бүген без сезнең белән рәвешне өйрәнүне дәвам итәбез. Әйдәгез әле, искә төшереп китик: рәвеш нәрсәне белдерә? (эш яки хәлнең билгесен белдерә)
- Нинди сорауларга җавап бирә? (ничек? күпме? кайчан? кая? кайда? нигә?)

- Күбрәк нинди сүз төркеменә ияреп килә? (күбрәк фигыльгә)

- Рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килә? (хәл, аергыч, хәбәр)
- Рәвеш төрләнәме? (юк, рәвеш төрләнми торган сүз төркеме)

III. Яңа тема аңлату.

-  Бүген без рәвешләрнең ясалышын өйрәнәбез.

- Сүзләр нинди өлешләрдән тора? (тамыр һәм кушымча) (слайд №2)
- Кушымчалар ниндиләргә бүленә?  (сүз ясагыч һәм бәйләгеч, модальлек)
_________________________

- Тактага карагыз. Биредә язылган җөмләләргә игътибар итегез. Укып чыгыйк. Бу кемнең шигыре? Әйе, Тукайның “Туган тел” шигыре.
Бу юллардан сез рәвеш табарга тиеш һәм аның төзелешенә карагыз.

(слайд №3)

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

- Биредә язылган рәвеш – тамыр рәвеш, чөнки ул бер тамырдан гына тора.
(укытучы тактага, укучылар дәфтәргә язып куя)
__________________________

(слайд №4)

Күрмимен алны вә артны: и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

- Биредә язылган рәвеш – ясалма рәвеш, чөнки ул тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан тора.

(укытучы тактага, укучылар дәфтәргә язып куя)
___________________________

(слайд №5)

“Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел!
И юләр! кысканга былтыр, кычкыралармы быел!

былтыр -  тамыр             
быел – бу + ел – кушма

- Биредә язылган рәвеш – кушма рәвеш, чөнки ул ике яки берничә сүздән тора.

 (укытучы тактага, укучылар дәфтәргә язып куя)
___________________________

(слайд №6)

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, - юк янымда юлдашым

- Биредә язылган рәвеш – парлы рәвеш, чөнки анда сүзләр кабатлана, яки ул синоним яки якын мәгънәле ике сүздән тора.

 (укытучы тактага, укучылар дәфтәргә язып куя)
____________________________

 (слайд №7)

Тибрәнә дә йолкына, бичара, акылыннан шаша;
Шул арада  яшь егет өйгә китәргә маташа.

Биредә язылган рәвеш – тезмә рәвеш, чөнки ул ике яки берничә сүздән (тамырдан) тезелеп ясала.

(укытучы тактага, укучылар дәфтәргә язып куя)
_____________________________

- Хәзер язганнардан чыгып әйтегез инде, рәвешләр төзелеше буенча ниндиләргә бүленәләр?

  • тамыр
  • ясалма
  • кушма
  • парлы
  • тезмә

(слайд №8) - Үзегезне тикшереп карагыз.
_____________________________

- Әйдәгез әле, исегезгә ныграк калсын өчен, дәреслектәге кагыйдәне укып чыгыйк. (109нчы бит)

IV. Белемнәрне ныгыту.

- Укучылар, сез укыган җөмләләр сезгә танышмы? Алар нинди әсәрләрдән? Аларны кем язган? (Г.Тукай “Шүрәле” “Су анасы” “Туган авыл”)

- Дөрес. Бу  юллар Габдулла Тукай әсәрләреннән алынган. Тукай  үзе ни бары 27 яшь кенә яшәсә дә, тормышны, туган ягын, халыкны бик тә яраткан. Күп кенә әсәрләр язып калдырган. Бүгенге дәресебездә без аның әсәрләрен искә төшереп китәрбез.
-  Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда Габдулла Тукай әсәрләреннән алынган өзекләр язылган. Бу җөмләләрдән рәвешләрне табарга кирәк, ясалышын аңлатырга.

1. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз (кушма бер+аз)торган идем;
Җирне әз-мәз (парлы)  тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

2. Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып (парлы) йөргеннәрем.

3. Шул рәвешчә (тезмә) бер сәгатъсез тирләмәм дип уйлагач,
Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс башым.

4. Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Егет
Киткән урманга утынга, ялгызы (тамыр) бер ат җигеп.

5. Татарча (ясалма)  да яхшы (тамыр) бел,
русча  (ясалма)да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен, иң кирәкле, яхшы тел!

- Белемнәрегезне тикшереп чыгар өчен кечкенә генә тест эшләп алабыз.
(тест карточкаларда таратыла)

ТЕСТ:

1. Рәвеш нәрсәне белдерә
а)  предметның билгесен
ә)  эш-хәлнең билгесен
б)  эш-хәл, хәрәкәтне белдерә.

2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә
а)  ничек? кайчан? кайда? күпме?
ә)  нинди? кайсы? ничек? кая?
б)  күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?

3. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?
а)  зат-сан белән төрләнә
ә)  исемләшә
б)  төрләнми торган сүз төркеме
 
4. Төзелешен ягыннан нинди рәвешләр була?
а)   тамыр, ясалма, парлы
ә)   кыскартылма, ясалма, тамыр
б)  тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә

5.Бирелгән сүзләр арасыннан рәвешләрне тап.
а) ата-ана, җир, кура җиләге, ташбака
ә)  суык, матуррак, алсу, кызгылт
б) бераз, шул арада, быел, яхшы

- Хәзер күршегез белән карточкаларыгызны алмаштырыгыз һәм тикшерегез. Тактадан дөрес җавапларны карагыз. Күршегезгә билге куегыз. Һәр дөрес җавап – бер балл.    (слайд №9)

V. Өй эше бирү.

1) Дәреслкнең 109нчы битендәге кагыйдәне өйрәнергә.
Рәвешнең һәр төркемчәсен кертеп, 5 җөмлә язарга.
2) Рәвешләр кергән 3 мәкаль язып килергә.
3) Рәвешләр кертеп “Туган  тел” темасына кечкенә хикәя язып килергә.

VI. Йомгаклау.

- Без бүген нинди тема өйрәндек? (рәвешләрнең ясалышы)

- Рәвешләрнең ясалышын өйрәнер өчен нинди эшләр эшләдек?
(карточкалар белән, проектор аша слайдлар карадык, телдән һәм язмача    эшләдек, тактада һәм дәфтәрдә яздык, тест сорауларына җавап бирдек)

- Сез рәвешнең ясалышы турында нәрсәләр белдегез?
( укучыларның җавабы)

- Укучылар, эшләгәнегез өчен зур рәхмәт. Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Презентация.