Интегрированный урок (татарский язык + музыка) "Край родной мой – Татарстан"

Разделы: Иностранные языки, Музыка


Максат:

  1. Дәүләт, дәүләт символлары, гимн атамаларына хөрмәт хисе формалаштыру; төрле халыкларның музыкаль гореф-гадәтләр аша мәдәнияте белән танышу (Формирование уважительного отношения к понятию государство, государственная символика, гимн; на основе музыкальных традиций знакомство с культурами разных народов)
  2. Иптәшләреңне тыңлай белү һәм диалогта катнаша алу; төркемдә эшләү, төрле фикерләрне кабул итәргә өйрәнү (Слушать собеседника и вести диалог; участвовать в коллективном обсуждении, принимать различные точки зрения на одну и ту же проблему)
  3. Аралашу таләпләренә туры китереп, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү (Умение с достаточной полнотой и точностью выражать свои мысли в соответствии с задачами и условиями коммуникации)

Җиһазлау:

  1. Презентация “Туган җирем – Татарстан” (у автора).
  2. Сүзләр, сораулар язылган карточкалар
  3. Татарстан Республикасы, Рәсәй Федерациясе гимны, халык көйләре.

Ход урока

I. Оештыру.

– Исәнләшү.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

– Балалар, тактага карагыз. Сез шигырь күрәсез. Әйдәгез бергәләп укыйк.

(презентациянең 1нче слайды)

Яшәсен, үссен
Мул Татарстан!
Туган илебезгә,
Туган илебезгә дан!
Бу җырны җырлый
Татарлар, руслар
Без барыбыз да
Мәнгелек дуслар.
Җ.. Тәрҗеманов

– Укучылар, бу шигырь нәрсә турында (Татарстан, Ватан, туган җир, халык, милләт, дуслык турында)

– Туган җирне ничек атап була? (Ватан)

– Кешенең Ватаны ничә була? (бер генә)

– Укучылар, без кайда яшибез? (Яр Чаллыда)

– Яр Чаллы сезнең туган җирегезме? (Әйе)

– Яр Чаллы кайда урнашкан? (Татарстан Республикасында)

– Сезнеңчә, без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Туган җир, Татарстан турында)

(презентациянең 2нче слайды)

“Туган җирем – Татарстан”

– Татарстан Республикасы ул нинди Республика? (иң зур республикаларның берсе)

– Республиканың мәйданы күпме? (Республиканың мәйданы 68 мең квадрат километр)

– Татарстан Республикасы, Рәсәй Федерациясе алар нәрсә? (дәүләт)

– Һәр дәүләтнең нәрсәләре бар? (дәүләт символлары)

– Дәүләт символлары ул нәрсә? ( дәүлә символлары – флаг, герб, гимн)

– Татарстан флагы турында сез нәрсә беләсез? (укучылар җавабы)

(презентациянең 3нче слайды, ТР флагы рәсеме ачыла)

– Нинди төсләр нәрсә аңлата?

– яшел төс нәрсәне аңлата? (яшел төс – ул яз, яңарыш)

– ак төс нәрсәне аңлата? (ак төс – ул сафлык, тынычлык)

– кызыл төс нәрсәне белдерә? (кызыл төс – ут, кояш төсе)

– Татарстан гербы турында нәрсә беләсез? (укучылар җавабы)

(презентациянең 3нче слайды, ТР гербы рәсеме ачыла)

– Сезнеңчә, барс нинди җанвар? (көчле, җитез, матур)

– Нигә ул Татарстан гербында сурәтләнгән? (ул Татарстанның көчен күрсәтә)

– Татарстанның дәүләт символларына тагын нәрсә керә? (гимн)

По гимну Татарстана работает учитель музыки.

(презентациянең 4нче слайды, ТР гимны сузләре ачыла ачыла) (спеть гимн, работа в группах по времени)

– Ребята мы сейчас с вами исполним гимн РТ, гостям предлагаю присоединиться.

(исполнение гимна РТ)

Работа в парах:

– Откройте свои конверты с заданием. Прочитайте текст и подготовте по нему два вопроса для ваших друзей. На этозадание вам 3 минуты.

1 пара :

– Когда был принят гимн Татарстана? (14 июля 1993)

– Назовите авторов гимна.

– Почему было 50 вариантов гимна РТ?

2 пара:

– Где и когда родился Рустам Яхин?

– Где учился?

– Когда сочинил музыку к гимну РТ?

3 пара:

– Где и когда родился Рустам Яхин?

– Где учился?

– Когда сочинил музыку к гимну РТ?

4 пара:

– Где и когда родился Рустам Яхин?

– Где учился?

– Когда сочинил музыку к гимну РТ?

(проверка ответов)

– Татарстан Республикасы кайда урнашкан? (Республика Рәсәй Федерациясендә урнашкан)

– Рәсәй Федерациясенең кайсы җирендә? (Үзәгендә. Идел һәм Кама елгалары кушылган җирендә урнашкан)

– Рәсәйнең дәүләт символлары бармы? Нинди? (әйе, бар. дәүләт символлары – флаг, герб, гимн)

– РФ-нең флагында нинди төсләр бар? (ак,зәңгәр, кызыл)

– РФ-нең гербында нәрсә сурәтләнгән? (ике башлы бөркет)

(презентациянең 5нче слайды, РФ гербы һәм флагы рәсеме ачыла)

(исполнение гимна РФ 1 куплет)

– Назовите мне авторов гимна РФ? (Александар Александров, Сергей Михалков)

По гимну России работает учитель музыки. (коротко о гимне России, спеть один куплет)

– Татарстан Республикасыныд презеденты кем? (Миннеханов Рөстәм Нургалиевич)

– РФ-нең презеденты кем? (Путин Владимир Владимирович)

– Татарстанның башкаласы кайсы шәһәр? (Казан – Татарстанның башкаласы)

– Рәсәй башкаласы кайсы шәһәр? (Мәскәү шәһәре)

– Татарстандә дәүләт телләре кайсы телләр? (Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт телләре)

– Безнең Ватаныбыз тагын нәсрсә белән бай? (халык белән бай)

– Бездә нинди милләтләр яши? (татар, рус, һ.б.)

– Безнең республика нинди? (күпмилләтле республика)

(презентациянең 6нчы слайд ачыла, Татарстан күпмилләтле дәүләт)

– Бездә төрле милләт вәкилләре ниче яши? (төрле милләт вәкилләре дус-тату яшиләр)

– Балалар, сез кайсы милләтән? (укучылардан милләтләрен әйттерү)

– Сезнең сыйфта нинди милләт вәкилләре бар? (рус, татар, әрмән)

– Сез дуслармы? (әйе, без дуслар)

По народной музыке работает учитель музыки. (7 слайд, музыка пяти народов, определение народных инструментов, темпа, ритмики музыки)

– Татарстанны нәрсә иле дип атыйлар? (Татарстанны дүрт елга иле дип атыйлар)

– Ә нигә? (чөнки Татарстан Республикасы аша дүрт зур елга ага)

– Нинди зур елгалар ага? (Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ)

– Бу елгаларны икенче төрле атагыз. (Волга, Кама, река Белая, Вятка)

– Әйдәгез, тикшерик.

(презентациянең 8нче слайды ачыла)

  • Идел – Волга
  • Чулман – Кама
  • Агыйдел – Белая
  • Нократ – Вятка

– Бу елгалар арасында иң зур елга кайсысы? (Идел)

– Безнең шәһәр нинди елгада урнашкан? (Чулман елгасында)

– Бездә тагын нинди елга бар? (Мәләкәс елгасы)

– Чулман елгасы кайсы елгага кушыла? (Чулман елгасы Идел елгасына кушыла)

– Чулман нинди елга? (зур, матур, тирән)

– Ә Идел елгасы нинди елга? (мул сулы, тирән, киң)

– Иделнең ин киң җире 40 километрга җитә. Бу урында аңа нинди елга кушыла? (Чулман)

– Укучылар, Идел озынлыгы 3530 километр, а Чулман озынлыгы 1805 километр. Кайсы елга озынрак? (Идел озынрак)

– Татарстан территориясендә кайсы елга озынрак? (Чулман)

– Нигә Чулман? (чөнки Татарстан Республикасы территориясендә Чулман 380 километр ага, ә Идел 180 километр)

О реках Татарстана работает учитель музыки.

(Звучат песни о Волге и Каме на русском и татарском языках)

(презентациянең 8нче слайдында)

– Прослушайте музыкальные отрывки и проанализируйте их. Схема анализа на ваших карточках (определить характер, темп, динамику,инструменты)

III. Белемнәрне ныгыту.

– Укучылар, сезнең өстәлләрдә карточкалар куелган. Бу карточкаларда текс язылган. Төшеп калган кушымчаларны өстәп языгыз. (укучылар эшлиләр)

(презентациянең 9нчы слайды ачыла, музыка релакс)

карточка:

Татарстан иң зур республикалар..... берсе.
Ул Рәсәй Федерациясе.... урнаш....
Татарстан – күпмилләт.... дәүләт.
Төрле милләт вәкил..... дус-тату яш.....ләр.
Татарстан .... дүрт елга иле дип атыйлар.

– Хөрмәтле укытучылар һәм кунаклар, укучыларыбыз эшли торганда, сез аларга Татарстан турында сораулар языгыз. Алар сезгә җавап бирерләр.

– Укучылар, карточкаларыгыз белән алмашыгыз, күршегезнең эшен тикшерегез.

– Укучылар, әйдәгез җөмләләрне тикшерик. (презентациянең 9нчы слайды ачыла)

Җавап:

Татарстан иң зур республикаларның (И.к.) берсе.

Ул Рәсәй Федерациясендә (Ур-в.к) урнашкан.(билгеле үткән заман хикәя фигыль)

Татарстан – күпмилләтле (сыйфат кушымчасы) дәүләт.

Төрле милләт вәкилләре (3 сан, күп. сан тартым) дус-тату яшиләр. (хәзерге заман хикәя фигыль) Татарстанны (Т.к) дүрт елга иле дип атыйлар.

– Укучылар, безнең кунаклар сезгә сораулар язганнар. Җавап бирегез әле. (язылган сорауларны уку, балаларның җавапларын тыңлау)

IV. Нәтиҗә ясау.

– Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? (Татарстан Республикасы, дәүләт символлары, Татарстан елгалары, музыка турында)

– Сезнең өстәлләрегездә сез төрле төстәге түгәрәкләр күрәсез. Хәзер һәрберегез берсен алырга тиеш.

(презентациянең 9нчы слайды ачыла)

кызыл түгәрәк – бик яхшы (“5”)

яшел түгәрәк – яхшы (“4”)

сары түгәрәк – уртача (“3”)

  • “5” – это активное участие и безошибочно выполненная карточка
  • “4” – это активное участие и допущены ошибки (1-2 ошибки)
  • “3” – это мало ответов на уроке и большое количество ошибок в карточке

– Үзегезнең эшегезгә бәя бирегез. Түгәрәк эченә исем-фамилиягезне языгыз.

– Син нигә кызыл түгәрәкне алдың? (чөнки мин бик яхшы эшләдем)

– Син нигә яшел түгәрәкне алдың? (чөнки мин яхшы эшләдем)

– Син нигә сары түгәрәкне алдың? (чөнки мин уртача эшләдем

V. Өй эше.

“Туган җирем – Татарстан” темасына инша язарга.

VI. Йомгаклау.

– Укучылар, сез бүген барыгыз да яхшы эшләдегез. Үзегезгә бәя куйдыгыз. Барыгызга да рәхмәт. Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.