Мнемотехника как один из самых действенных способов в совершенствовании развития речи детей (Балаларның сөйләм үсешен камилләштерүдә иң кулай чараларның берсе буларак мнемотехника ысулы)

Разделы: Работа с дошкольниками


Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда образлы, синонимнарга, сүрәтләү чараларына бай сөйләм – бик сирәк күренеш. Балаларның сөйләмендә бик күп каршылыклар бар. Шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүгә педагогик тәэсир ясау – бик катлаулы эш.

Балаларны әйләнә-тирә дөньядагы төрле күренешләр турындагы белемнәрен, үз фикерләрен бәйләнешле, эзлекле рәвештә, грамматик дөрес итеп әйтеп бирергә өйрәтү бүгенге көндә төп бурычларның берсе булып тора.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмендә түбәндәге авырлыклар белән очрашабыз:

  • Җыйнак җөмләләрдән генә торган сөйләм. Җөмләдәге сүзләр тәртибен дөрес төзи алмау.
  • Сүзлек байлыгының аз булуы, сөйләмнең ярлылыгы.
  • Әдәби телдә булмаган сүзләрне һәм гыйбарәләрне куллану.
  • Ярлы диалогик сөйләм: сорауны дөрес һәм аңлаешлы формалаштырмау, кыскача һәм киңәйтелгән итеп җавап бирә алмау.
  • Монолог төзи алмау: мәсәлән, бирелгән темага сюжетлы яки тасвирлама хикәя төзү, текстны үз сүзләре белән сөйләп бирә  алмау.
  • Расламаларда һәм нәтиҗәләрдә логик нигезләмәләрнең юклыгы.
  • Сөйләм культурасы юклыгы: интонацияне һәм тавышның көчен, сөйләмнең темпын куллана белмәү һ.б.
  • Начар дикция.

Бала сөйләм барышында иң әһәмиятле мәгълүматны ассызыклый белергә, төп гамәлләрне һәм  вакыйгаларны эзлекле рәвештә сәйли белергә тиеш.
Балалар өчен эзлекле хикәя төзү, хәтта таныш текстның эчтәлеген сөйләүнең бик катлаулы икәнен барыбыз да беләбез. Монда эш сөйләм үсеше дәрәҗәсендә генә түгел. Еш кына әсәрләрнең бала уйлавы буенча бик мөһим аерым бер өлешләре аларның фикерен чуалта, бала бу өлешләрне күп тапкыр кабатлый башлый һәм алда булачак вакыйгалар турында сөйләргә оныта. Ә баланың төп бурычы - эзлекле рәвештә текстны сөйләп бирү.

Психологик яктан монолог төзү диалог төзүгә караганда күпкә катлаулырак, чөнки балалар бу вакытта текстның мәгънәви буыннарын, логик эзлеклелеген, төшереп калдыра, җөмлә төзегәндә хаталар ясый.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда күз күреме белән образлап истә калдыру өстенлек итә. Күпчелек очракта алалар күз алдында торган әйберне генә истә калдыра. Әгәр ул үз күзләре белән күрмәгәнне истә калдырырга тырышса, уңышка ышанырга кирәкми. “Балага әлегә хәтле таныш булмаган биш сүзне аңлатыгыз - ул бик озак аларның мәгънәсенә төшенер, тик файдасы булмас; ә шундый ук егерме сүзне сурәтләр белән бәйләп өйрәтсәгез – бала бик тиз бу сүзләрне үзләштерер” дип язган бит  К.Д.Ушинский да.

Күргәзмә мәгъләматны мәктәпкәчә яшьтәге балалар тизрәк үзләштерә, шуңа күрә сөйләм үстерү шөгыле барышында мнемотаблицалар куллану баланың белемне тизрәк үзләштерүенә, эзлекле фикер йөртүгә этәргеч булып тора.

Мнемотехника – грек теленнән тәрҗемәдә “истә калдыру сәнгате” дигән төшенчәне аңлата. Ул әйләнә-тирә дөнья турындагы мәгьлүматларны, белемнәрне уңышлы истә калдыруны һәм даими кабатлауны, әсәрнең төзелешен истә калдыруны һәм, гомумән, сөйләм үстерүне тәэмин итүче ысуллар һәм чараларның берсе булып тора.

Мнемосхемаларның асылы түбәндәгеләрдән гыйбарәт: һәрбер сүзгә яки сүзтезмәгә сурәт (рәсем) уйланыла, шул рәвешле бөтен әсәр схемага салына. Бу схема – рәсемнәргә карап бала әсәрнең эчтәлеген җиңел сөйли ала.

Әлеге схемалар монолог төзү өчен үзенчәлекле күргәзмә план булып тора, балаларга хикәянең төзелешен, эзлеклелеген, лексик-грамматик тулылыгын күзаллауга зур өлеш кертә, бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә ярдәм итү чарасы булып кала.

Икенче кечкенәләр һәм урта төркем балалары өчен мнемосхемалардагы рәсемнәрнең төрле төсле булуы шарт, ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга исә рәсемнәрнең төсле булуы киресесенчә комачаулый. Бу очракта бер төстәге символик сурәтләрне куллану кулайрак.

Һәрбер яңа эшне башлагандагы кебек, мнемосхемалар белән эшләүне дә гадидән катлаулыга таба башларга кирәк. Бу эшнең эзлеклелеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • гади мнемоквадратлар;
  • мнемоюллар;
  • мнемотаблицалар белән эшләү.

Иң элек тәрбияче балаларга әзер мнемосхемалар тәкъдим итә, соңрак исә балалар үзләре үк мөстәкыйль рәвештә схема төзи ала башлыйлар.

Шигырь ятлаган вакытта мнемотаблицалар аеруча нәтиҗәле: һәрбер сүз, сүзтезмәгә рәсем уйланыла, шул рәвешле шигырь тулысынча схемага салына. Әлбәттә, балага, бу схемага карап, шигырьне истә калдыру, сөйләү җиңелләшә.

Мнемосхемаларны куллану адымнары:

  • Таблицадагы рәсемнәрне күзаллау.
  •  Абстракт символларны образларга күчерү.
  •  Бирелгән темага әсәрнең эчтәлеген сөйләү.

Кечкенә төркемнәрдә бу эш тәрбияче ярдәме белән үтәлсә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә исә алалар моны мөстәкыйль рәвештә башкара ала.
Мнемотаблицалар белән эшләүне уртанчы төркем белән башлау отышлырак. Ләкин шуны да ассызыкларга кирәк: бирелгән калыпка ияреп хикәя төзү бала өчен башта бик авыр, беренче үзлектән әсәрне сөйләп бирү уңышлы барып чыкмаска да мөмкин. Шул ук вакытта, бу авырлыкларны киметү өчен, сүзлек байлыгын үстерү өстендә эшне арттырырга кирәк.

Мнемосхемалар белән эшләүнең нәтиҗәләре булып түбәндәгеләр тора:

  • балаларның әйләнә-тирә мохит турындагы белемнәре тулылана;
  • әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү, төрле вакыйгаларны хикәяләүгә кызыксынулары уяна;
  • шигырьләрне ятлау теләге туа;
  • сүзлек байлыгы камилләшә;
  • балалар кыюсызлыкны җиңә, аудитория каршында үзләрен иркен тотарга өйрәнә.

Бу максатларга ирешү өчен мнемотехника ысулын өлкәннәр тарафыннан актив кулллану балаларның күпьяклы үсешенә уңай этәргеч булып тора.
Мнемотехника ысулын кулланып, никадәр иртә бәйләнешле сөйләм үстерү өстендә эш башлана икән, шулкадәр уңышлы һәм нәтиҗәле итеп балаларны мәктәп тормышына әзер булып китәчәкләр, чөнки бәйләнешле сөйләм баланың акыл сәләте үсешенең мөһим күрсәткече булып тора.
Сезнең игътибарга Фатих Карим сүзләренә язылган “Яз җитә” җырына төзелгән мнемотехника схемасын тәкъдим итәбез.