Конспект развлечения "Песи баласы энисен эзли!"

Разделы: Работа с дошкольниками


95нче балалар бакчасында үткәрелгән “Матур тел” мастер-классындагы укучылар төркеме иҗат эшләре

Максат:

татар теленә мәхәббәт хисен уяту.
– балаларда үз сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау . иминлек күнекмәләрен тәрбияләү.
балаларның сөйләм телен үстерү, барлык авазларны дөрес һәм ачык әйтүләренә ирешү.
– балаларны сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә, көй һәм ритмны сизәргә өйрә-тү; сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлар: песиләр, карга, эт, сыер, кәҗә, әтәч костюмнары, битлекләре;
өй ширмасы, ике машина, ике кәрзин, сарымсак, суган, күз бәйләргә яулыклар, презентация.

Катнашалар: алып баручы, песи баласы, ана песи ,карга, кыз ,эт, сыер ,кәҗә әтәч

Алып Баручы:

Исәнмесез балалар!
Исәнмесез кунаклар!
Тәртипсез песи турында әкиятне башлыйбыз.
Песи елап утыра,
Яшьләре тамып тора.
Ник елый дисезме?

Песи:

Минем хәлне белмиләр,
Аңларга теләмиләр
Югалттым әниемне,
Каян табарга инде? Мияу, мияу!

Кыз:

Песи, песи, пескәем
Ник елап утырасың?

Песи:

Югалттым әниемне
Каян табарга инде?Мияу мияу

Кыз:

Мин дә эзләп карармын
Тапсам SMS язармын.

Алып Баручы

Ай каргалар тавышы ишетелә ... (Карга керә)

Карга:

Кар, кар! Кайдадыр хәбәр йөри
Йомшаккай әнисен эзли.
Синме ул әнисен югалткан Йомшаккай?

Песи:

Әйе. Югалттым әниемне
Каян табарга инде? Мияу, мияу.

Карга:

Кар,кар,кар
Без биеккә очарбыз
Тирә-якны күзләрбез
Тиздән хәбәр итәрбез.Каррр .....(очып китәләр)

Песи:

Елап беттем бит инде
Озак көттем бит инде. Мияу,мияу.
(Эт керә)

Эт:

Һау,Һау, һау, Йомшаккай нигә елыйсың?

Песи:

Югалттым әниемне
Каян табарга инде?Мияу

Эт:

Һау,Һау, һау
Гаебең бит үзеңдә
Әниеңнән качкансың
Әниеңне калдырып
Йөрмә бүтән бер дә!
Син Йомшаккай, елама!
Әйдә уйныйк ичмасам
Йәгез дуслар, тик утырмыйк,
Бергәләп уйнап алыйк,
Суган белән сарымсакны
Тиз генә аерып куйыйк!

Уен Сарымсак белән суганны аеру

Эт: Ай рәхмәт дуслар! Бик күп сарымсак белән суган җыйдыгыз! Хәзер безгә грипп куркыныч түгел! (этләр китәләр)

(Кәҗә керә)

Кәҗә:

Таудан тауга йөримен
Чәчәк исен иснимен
Дуслардан хәбәр килде
Сине күрәсем килде

Песи:

Югалттым әниемне
Каян табарга инде?Мияу

Кәҗә:

Гаебең бит үзеңдә
Әниеңне калдырып
Йөрмә бүтән бер дә!
Әйдә бергә уйнап алыйк
Дусларны да чакырыйк!

“Сарымсак” уены

Кәҗә: Саубулыгыз дуслар!

Алып Баручы

Саубул кәҗәкәй! Уйнадыгыз бик әйбәт. Ярдәмегезгә рәхмәт! Утырыгыз, балалар.

(Сыер керә)

Сыер:

Тәмле үлән ашаганда
Каргалар хәбәр бирде
Нәни песи баласы
Югалткан ди әнисен
Му-у-у-у,Му-у-у-у...

Песи:

Югалттым әниемне
Каян табарга инде?Мияу

Сыер:

Тынычлан син, Йомшаккай
Вакыт уздырмыйк бушлай
Әйдә бергә уйнап алыйк
Дусларны да чакырыйк
Сәгать ничә икән дуслар?

“Сәгать” уены

(Сыер саубуллаша, этәчләр керә)

Ике әтәч:

Кикрикүк, Кикрикүк
Торабыз һәркөн иртүк!

Тукмар: Мин иртәрәк торам!

Чукмар:Ююк,мин! (Песи елаган тавыш)

Тукмар,

Тукмар тукта әле
Кемдер елый бит әле
Кем елый икән анда?

Песи:

Югалттым әниемне
Каян табарга инде?Мияу

Тукмар:

Тынычлан син Йомшаккай
Вакыт уздырмыйк бушлай.
Йәгез дуслар тик утырмыйк
Бергәләп уйнап алыйк

“Мәликә” уены (Әтәчләр китәләр)

Алып Баручы

Саубулыгыз ...! Уйнадыгыз бик әйбәт. Ярдәмегезгә рәхмәт! Утырыгыз, балалар.

(Ана песи керә)

Ана песи:

Мияу,мияу Йомшаккай
Кайда йөрдең балакай?
Бар җирдә дә булдым мин,
Сине эзләп ардым мин.
Әй балам син, балакай,
Гаебең бит үзеңдә.
Башка мине ташлап син
Йөрмә бүтән бер дә!

Песи:

Әнием, алтыным!
Гафу ит мине зинхар!
Сине тыңларга сүз бирәм
Мин бит сине бик– биик яратам! (ана һәм бала кочаклашалар)

Алып Баручы

Көннәр якты булсын өчен – әни кирәк!
Бәхет шатлык артсын өчен – әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен – әни кирәк!
Иң кадерле кеше җирдә – ул әни!

Бергәләп басыйк әле түгәрәк ясыйк әле әни турында матур җырны бер җырлап алыйк әле.

Балалар башкаруында әни турында җыр.

Алып Баручы

Менә шундый әкият, ярдәмегезгә зур рәхмәт!