Свет. Источники света. 8-й класс

Разделы: Физика

Класс: 8


8 сыйныфта физика фǝнен А.В. Перышкин, Н.А.Родина авторлыгындагы китаптан дǝрес бирүче укытучылар ɵчен “Яктылык. Яктылык чыганаклары” темасына багышланган дǝрес эшкǝртмǝсе.

Тема: “Яктылык. Яктылык чыганаклары”

Фǝнни тǝгълиматның чишмǝ башы күп очракта – халык тǝҗрибǝсе. Халык туплаган мǝгълүматларның эчтǝлеге киң һǝм күпкырлы. Дɵрес, аларны фǝнни тǝгълиматлар белǝн бер үлчǝүгǝ кую дɵрес булмас иде. Чɵнки тупланган-җыйналганнарның фǝн булу ɵчен, махсус ɵйрǝнелүе, максатлы тикшерелүе, практикада сыналуы кирǝк. Шулай булса да, халык хǝзинǝсе халыкныкы булып саналырга хаклы. Бу- хакыйкать, һǝм ул бүгенге мǝктǝп укучыларына да ирешергǝ тиеш.

Максат:

  1. Физика фǝненең табигать белǝн тыгыз бǝйлǝнештǝ булуын күрсǝтү;
  2. Укучыларның тормыш тǝҗрибǝсеннǝн чыгып, логик фикерлǝүлǝрен максатчан файдалану;
  3. Дɵньяга фǝнни караш тǝрбиялǝү;
  4. Дǝреслǝрдǝ, темасына җайлап, табышмаклар чишү, мǝкаль- ǝйтемнǝр табу, канатлы сүзлǝр китерү, укучыларга физикадагы фǝнни тǝгълиматны халыкның үткен күзǝтүе, зирǝклеге, бай тормыш тǝҗрибǝсе аша аңлату.

Кояш - тɵп яктылык чыганагы, кояш нуры безнең яшǝешебезнең чыганыгы. Кояш нурларында коенып яз кɵне агачларның бɵрелǝре ачыла, тереклек яшǝрǝ. Күз-күрү органы, аны ǝйлǝнǝ- тирǝгǝ ачыла торган тǝрǝзǝ белǝн чагыштырырга мɵмкин. Барлык информациянең 70% ын диярлек без күз ярдǝмендǝ алабыз: мǝсǝлǝн, предметның формасы, зурлыгы, тɵсен, нинди ераклыкта торуын.

Бер генǝ минутка күзегезне йомып карагыз ǝле. Үзегезне ничек хис итǝрсез икǝн?

Күк җисемнǝреннǝн безгǝ килеп җиткǝн яктылык йолдызлар, планеталар, ай һǝм башка иярченнǝрнең күк йɵзендǝ ничек урнашуларын һǝм ничек хǝрǝкǝт итүлǝрен белергǝ мɵмкинлек бирǝ. Шуның нǝтиҗǝсендǝ телескоп, микроскоп, фотоаппарат һ.б. бик күп приборлар уйлап табылды. Физика фǝненең оптика бүлегенǝ нигез салынды.

Яктылык, нурланыш. Нǝрсǝ белǝбез соң без аның турында? Нинди җисемнǝр яктылык чыганагы ролен үти ала?

  • Кояш,
  • учак,
  • шǝм,
  • йолдызлар,
  • яктырткыч бɵҗǝклǝр (аларның тǝнендǝге кечкенǝ генǝ яшел “фонарь” “янып” тора, тотып карасаң да кул пешми. Бɵҗǝкнең аркасындагы якты тапның температурасы ǝйлǝнǝ- тирǝдǝге һаваныкы кадǝр диярлек) һǝм үсемлеклǝр,
  • песи, хайван күзлǝре һ.б.

Яктылыкның табигый һǝм ясалма чыганакларын аерым карап үтик ǝле.

Табигый яктылык чыганаклары: кояш, поляр балкышы, яшен;

Ясалма чыганаклар : лампа, эшлǝп торучы телевизор экраны.

Бүгенге кɵндǝ без куллана торган кыздырма кыллы А.Н. Лодыгин лампасы (1906 ел), В.В. Петровның электр дугасы (1802 ел).

Яктылык чыганаклары энергиягǝ ия, алар энергиялǝрен ǝйлǝнǝ-тирǝгǝ һǝм яктыртыла торган җисемнǝргǝ күчерǝлǝр бу күренеш – нурланыш дип атала.

Яктылык - нурланышның күзгǝ күренǝ торган ɵлеше.

Жисемнǝр нинди сǝбǝплǝр аркасында яктылык чыганагы була ала соң?

  • аларның зур температурага кадǝр җылынулары. (Электр лампасында вольфрам кылларның 2800 ºС кызыуы безгǝ яктылык булып ирешǝ).
  • җисемнǝрнең составында яктыртучы матдǝлǝр булуы (фосфор, агач череге).
  • Кайбер җисемнǝрнең яктылык нурларын кире кайтаруы ( яктылык чыганакларыннан тɵшкǝн нурлар ɵслектǝн кире кайтарылалар, шуның нǝтиҗǝсендǝ без аларны күрǝбез).

 Яктылыкның химик тǝэсире киемннǝрнең тɵсе үзгǝрǝ, буяу уңа. Əйберлǝрнең тɵсе уңга ↠ тǝэсир итǝ. Тǝэсир итǝ ↠ басым ясый дигǝн сүз. Яктылыкның басым кɵче бар. Тагын да тирǝнрǝк без сезнең белǝн 11 класста танышырбыз.

Фотоэффект күренеше урам баганалары, караңгы тɵшү белǝн үзлǝре кабына, ǝ таң аткач сүнǝлǝр. Нǝкъ шушы күренеш маякларда да кулланыла. Гариф Гобǝйнең “Маякчы кызы” ǝсǝрендǝге Бикмүш бабай хезмǝте белǝн чагыштырыгыз.

Сулы пыяла стаканга салынган карандаш белǝн тǝҗрибǝ. Сез нинди үзгǝрешлǝр күрǝсез? - Карандаш сынган сыман күренǝ.

Үзегез кече чакта сабын куыгы ясап уйнаганда шарчыкларның тɵслǝрен искǝ тɵшерегез.

Робинзон Крузо утрауда ялгызы калгач утны нинди ысул белǝн кабыза?

Үзегез лупа белǝн кояш нурларын бер ноктага җыеп караганыгыз бармы? Яктылыкның серлǝрен ачу ɵстендǝ бик күп галимнǝр үзлǝренең хезмǝтен куйганнар. 1709 елда И.Ньютон “Оптика” исемле хезмǝтен бастырып чыгарган. Оптик прибор- телескопны уйлап табучы да Ньютон.

(Батынкы ялтыравык зур диаметрлы табакның нурлар кайтарылы җыелган урынында йомырка тǝбǝсе пешерүче повар фотосүрǝте күрсǝтелǝ)

Нинди күренеш күзǝтелǝ?

Безнең кабинет кɵнчыгышка караган, лǝкин хǝзер тɵш вакыты, кояш тǝрǝзǝ аша кояш күренми, лǝкин бүлмǝбез якты? Сǝбǝбе нǝрсǝдǝ икǝн? Укучыларның җаваплары тыңлана, кирǝк очракта фикерлǝренǝ дɵрес юнǝлеш бирелǝ (яктылык үзенең юлындагы каршылыкларны ǝйлǝнеп үтǝ).

Моннан 25-30 ел элек салынган ɵйлǝрнең тǝрǝзǝсенǝ игътибар иткǝнегез бармы? Тǝрǝзǝ пыялалары тɵрле тɵскǝ керǝлǝр. Сǝбǝбе: пыяла аморф җисемнǝр тɵркеменǝ керǝ. Вакыт үтү һǝм иң мɵһиме һава торышының үзгǝреп торуы аркасында пыяла югарыдын аска таба акрынлап шуыша бара. Нǝтиҗǝдǝ пыяланың югары ɵлеше юкарып кала, ǝ калган ɵлеше пыяланың тигез “шуышмавы” һǝм тузан аркасында кытыршылык белǝн каплана.

Кɵзгедǝн нурлар кире кайтарыла (солнечный зайчик).

Цинкланган калай белǝн ябылган ɵй түбǝлǝре башта ялтырап тора, бераз вакыт үткǝч тоныклана. Сǝбǝбе - оксид катлам белǝн каплана.

Кышын ɵй түбǝлǝреннǝн асылынып торган боз сɵңгелǝре аша кояш нурлары ничек чагыла?

Физкульминут @

Халык авыз иҗатында яктылык темасы да үз урынын алган. Əйдǝгез ǝле сезнең белǝн ǝкият дɵньясына аяк атлыйк.

“Чагылыш законнары”ның тɵгǝл үтǝлешен - “Зирǝк карт” ǝкиятендǝ күрǝбез. Анда, билгеле булганча, бер патша елга тɵбендǝ затлы таш күргǝн кебек була. Əмма, елга тɵбенǝ ǝллǝ никадǝр чумып карасалар да, затлы таш табылмый. Зирǝк карт улына ташны шунда гына үсеп утырган агачтагы кош оясыннан эзлǝргǝ куша. Чыннан да, таш кош оясында табыла. Ни ɵчен соң аны патша елга тɵбендǝ күрǝ? Башкалар да, һич икелǝнмичǝ, патша сүзенǝ ышаналар, суга сикереп эзлилǝр.

  • Ɵй түбǝсендǝ - чаңгы эзе.
  • Аллы-гɵлле яулыгымны читǝн аша ыргыттым.
  • Сыр, сыр сыры бар,
    Əллǝ ничǝ тɵрле нуры бар,
    Җиде кат күккǝ юлы бар.
  • Шундый матур бер күпер-
    Кеше йɵрми, ат керми. (Салават күпере)

Укучылар салават күперендǝге тɵслǝрне ǝйтеп барлап чыгыйк ǝле: кызыл, ǝфлисун, сары, яшел, күк, зǝңгǝр, милǝүшǝ тɵслǝр. Пыяла призмада нурлар йɵреше-тǝҗрибǝ күрсǝтелǝ.

  • Менǝ ята җǝүһǝр таш,

Алыйм дисǝң, юк була. (Кар җемелдǝве) Кар ни ɵчен җемелди?

Тɵрле ǝйтемнǝр һǝм мǝкальлǝр :

  • Кеше кешегǝ иярǝ, кешегǝ күлǝгǝ иярǝ.
  • Кеше пыяла түгел- эчендǝгесе күренми.
  • Яктылыкның кадере караңгыда беленǝ.
  • Кояш барда күлǝгǝ күренми.
  • Йолдызны күз күз күрǝ дǝ, кул җитми.

Күз күреме – 3-4 километр ара.

Табышмаклар:

  • Эссе коймак-коштабак

Кичкǝ керсǝ – буш табак.

  • Ɵй башында сары май
  • Тау башында ǝвǝн яна,

Карасам, күземнең явын ала.

  • Чибǝр кыз таудан бакты,

Тǝрǝзǝгǝ алтын йомычка атты. (Кояш нуры)

  • Алтын капка ачыла,
    Тǝңкǝлǝре чǝчелǝ;
    Алтын капка ябыла,
    Тǝңкǝлǝре җыела. (Кояш чыгу һǝм кояш бату)

Кояш энергиясен кешелǝр борынгы заманнардан ук кулланып килгǝннǝр. Б.э.га кадǝр 212 елда кояш нурларыннан бер ноктага җыеп храмнарда изге ут кабызганнар. Якынча шул елларда грек галиме Архимед рим флоты корабльлǝре җилкǝннǝрен кояш нурлары ярдǝмендǝ яндырган.

Кояш җирдǝн 146,9 млн. км. ераклыкта урнашкан термоядер реакторы ролен үти. Аның энергиясе яктылып булып (электромагнитик нурланыш) безгǝ килеп җитǝ. Нурланыш энергиясенең бик күп ɵлеше күренмǝ һǝм спектрның инфракызыл нурларга туры килǝ. Кояш радиациясе - экологик яктан чиста энергия. Əйлǝнǝ - тирǝ табигатькǝ зыян китермичǝ җиргǝ тɵшүче кояш нурларының 1,5% кулану, бу 1 елга 1,62х1016 киловатт/сǝгать энергия дигǝн сүз, ǝ бу үз чиратында 2х1012 тонна ягулыкны алыштыра.

1989 елда Боинг фирмасы тɵзегǝн фотоэлементның ФЭК-37%, ул ике ярымүткǝргечтǝн арсенида һǝм галлий антимонида элементларыннан тора.

Бу үз чиратында заманча җиһазландырылган җылылык яисǝ атом электростанциялǝренең файдалы эш коэффицентына якын. Күптǝн түгел генǝ ǝле галимнǝр кояш элементларының ФЭК 26 % дип исǝплилǝр иде, бүгенге кɵндǝ 93 %. Кояш батареяларын тɵп кулланучылар булып ǝлегǝ космос лидер, җирдǝ электромобильлǝр, калькуляторлар һ.б.

Йомгаклап шуны ǝйтǝсе килǝ: халкыбызның рухи хǝзинǝлǝре белǝн җанландырылган дǝреслǝр укучыларда материалга карата кызыксыну уята, аңлы үзлǝштерүен тǝэмин итǝ, мǝктǝптǝ уку-укыту процессының фǝнни, шул ук вакытта халыкчан итеп оештырылуына китерǝ.

Презентация