Осеннее развлечение для детей старшего дошкольного возраста

Разделы: Работа с дошкольниками


Алып баручы:Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган зур бәйрәмгә “Сөмбелә”бәйрәменә җыелдык. Табигатьтә барлык үсемлекләр әйтерсең лә берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән: агачларда сары-кызыл яфраклар.

Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.

1 бала:

Менә көз килде
Салкынча җилле
Агачларда яфраклар
Саргайган инде.

2 бала:

Көз ашыга агачларга
Үз бизәген салырга
Урманнарны, болыннарны
Буяп китә сарыга.

3 бала:

Сары яфрак белән
Безнең бакча тулган.
Кояш та елмаймый,
Белмим нәрсә булган.

Җыр “Яфраклар бәйрәме

- Яңгыр түгел, кар да түгел
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыйм әле
Кушыл син яңа җырга.

- Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак -
Көзнең матур чаклары.

- Оча яфрак,уйный яфрак,
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.

Бию “Көзге яфраклар”

Уңыш бабай керә. Ул татарча киенгән, киемнәренә төрле яшелчә рәсемнәре тегелгән.

Уңыш бабай:

Исәнмесез, балалар!
Мине таныйсызмы соң?

Балалар: Юк.

Уңыш бабай: Ә сез әйбәтләберәк карагыз әле, менә минем киемнәрем нинди. Нинди рәсемнәр бар минем киемнәремдә?

1 бала: Белдем, белдем, дуслар, бу бит Уңыш бабай.

Алып баручы:

Карале, Уңыш бабай, без дә бит яшелчәләр үстердек

Кәбестә: Безнең бакча балалары
Яшелчә үстерәләр
Бакчадагы туптан да зур
Мәсәлән, мин, кәбестә.

Кабак: Карагыз әле бер генә
Менә миңа, кабакка,
Турап куйсагыз мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.

Бәрәңге: бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңгене күр әле!
Сап сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды.

Бер ягы яшел, бер ягы кызыл помидор керә.

Помидор: Уңыш бабай, тукта әле,
Менә мине тыңла әле.
Нигә яшел бер битем?
Нигә кызыл бер битем?

Уңыш бабай: Белмим шул.

Помидор: Мине караучы малай (Аның исеме Рамай)

Бакчага һич килмәде
Минем хәлне белмәде
Помидорның сабагын
Күтәреп бәйләмәде.
Рамай су кереп йөрде
Бакчада эшләмәде -
Минем бер ягым пеште,
Икенчесе пешмәде.

Уңыш бабай:

Ай-яй-яй, ай-яй-яй.
Рамай уңмаган малай
Сезнең арада андыйлар
Юктыр дип уйлыйм алай.

Балалар: Юк, юк.

Уңыш бабай: Рамай җәй көне торышып эшләгән булса мондый хәл булмас иде, дөресме, балалар?

Балалар: дөрес.

Уңыш бабай: Балалар, ә сез уйнарга яратасызмы? Әйдәгез әле “Кем тизрәк?” уенын уйнап алабыз.

Кәрзиннәргә яшелчәләр җыю. Кайсы бала кәрзингә күбрәк яшелчә җыя, шул җиңүче була.

Уңыш бабай: балалар, миңа китәргә вакыт, сез эш сөючән балалар булып үсәсез, киләчәктә дә шулай торыш булыгыз. Ә хәзер сау булыгыз. Уңышлар сезгә.Уңыш бабай китә.

Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дусларым! Исәнмесез, кадерле кунаклар! Минем исемем Сөмбелә.

Алып баручы: Исәнме, Сөмбелә. Без сине сагынып көттек. Синең киләсеңне белеп, бәйрәмгә әзерләндек.

Сөмбелә: Рәхмәт, балалар.

Алып баручы: Зифа буйлы, җитен чәчле,
Зәңгәр күзле шушы кызның
Исемнәре ничек икән,
Әйтегезче, кем белә?

Балалар: Сөмбелә!

Алып баручы: Әйе, сез чынлап та бик гүзәл. Сез муллык китерәсез. Табынга ямь эстисез.

Сөмбелә: Рәхмәт.

Алып баручы: Балалар, без бик күп яшелчәләр үстерәбез, тәмле-тәмле ризыклар пешерәбез. Ә иң кирәкле, иң тәмле ризык нәрсә ул?

Балалар:Икмәк, ипи.

Сөмбелә: Дөрес, балалар. Иң тәмле, иң кирәкле ризык ул-икмәк.

1 бала: Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.

2 бала: Шуннан килә өстәлгә
Безгә куәт өстәргә.
Ипи булса табында
Булдырам мин барын да.

3 бала:Һәркемгә ипи кирәк
Һәр көнне ипи кирәк.
Шуңа күрә игенчене
Хөрмәт итәргә кирәк.

 “Чайкала иген кырлары” җыры

(Г.Латыйп сүзләре, И.Шәмсетдинова көе)

Чайкала иген кырлары,
Уяна таң нурлары;
Киңлекләргә алып бара
Безнең басу юллары.

Игенченең унганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.

Бер офыктан бер офыкка
Җәелгән иген кыры.
Иртәдән кичләргә кадәр
Яңгырый хезмәт җыры.

Игенченең унгаглыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.

Сөмбелә: Балалар, сез мине бик шатландырдыгыз. Матур итеп җырлыйсыз, күп уеннар беләсез. Менә бу бодай күмәчен сезгә тапшырам.Мин китәм, ә сез акыллы, хезмәт сөючән булып үсегез. Сау булыгыз.

Балалар: Сау булыгыз, Сөмбелә.

Алып баручы:Безнең бәйрәмебез тәмам. Сау булыгыз.