Урок татарского языка по теме "Я люблю чистоту"

Разделы: Внеклассная работа


Цель: закрепить лексику, по теме “Личная гигиена”; научиться правильно использовать послелог “белән”; совершенствовать навыки использования глаголов в настоящем времени в I, II лице, ед. ч, грамматические навыки чтения и говорения; воспитывать чистоплотность, аккуратность, умение слушать друг друга.

Актуальность. В условиях новой языковой ситуации в республике формирование человека происходит под влиянием двух национальных культур, традиций, двух систем этических норм речевого и неречевого поведения. Бесспорным является положительное влияние двуязычия на развитие памяти, умение понимать, анализировать и обсуждать явления языка. Дошкольный и младший школьный возраст возраст признан психологами наиболее благоприятным периодом для начала обучения второму языку. Важно, чтобы дети изучали, знали и уважали язык на котором, говорят сами, их близкие, друзья и знакомые.

Предварительная подготовка. За неделю до проведения мероприятия на уроках татарского языка изучается лексика по теме: “Личная гигиена”. Детям сообщается тема и день проведения.

Ход урока

Организационный момент.

Приветствие учителя, объяснение темы и задач урока. Деление на команду мальчиков и команду девочек, назначение капитанов.

Урок состоит из 10 этапов.

I этап “Серле капчык.– Таинственный мешочек”.

Составление словосочетаний. Описывание предметов гигиены. Побеждает команда, которая использовала в своём описании большее количество прилагательных.

II этап. “Нәрсә җитми?-Чего не хватает? ”

Команды определяют предмет гигиены, которого не хватает в их коробке. Побеждает команда, которая наиболее правильно выполнила задание.

III. “ Сүзләрне өйләренә урнаштыр. – Распредели слова по домикам.”

Это этап – эстафета. Команды выстраиваются в 2 ряда перед двумя игрушечными домиками и распределяют глаголы, данные им на карточках по домикам “Мин-я, син – ты”.Побеждает команда, выполнившая задание быстрее и правильнее.

IV. “Нәрсә белән?-Чем?, с чем?” .

На этом этапе каждая команда должна составить как можно больше словосочетаний с послелогом “белән-с чем-либо”. Побеждает команда, составившая наибольшее количество словосчетаний.

V. Составление предложений (Работа с учебником. 61с.№ 2).

На этом этапе участникам даётся задание на составление предложений. Побеждает команда, которая правильно составила и прочитала предложения.

Команда девочек.

Мин ...(рис.мыла) белән кул юам. – Я (мылом) руки мою.

Команда мальчиков.

Мин... (рис. расчёски) белән чәч тарыйм. – Я (расчёской)волосы расчёсываю.

VI этап. “Адашкан сүзләр” – “Заблудившиеся слова”.

Капитаны получают конверты с карточками на которых написаны слова. Задача: составить предложения из данных слов. Побеждает команда быстро и правильно составившая предложения.

VII этап. “Кушымчалар өстә” – “Добавь окончания”.

Проводится самостоятельная работа. Каждый участник получает карточку с предложениями, в которых нужно добавить личные окончания к глаголам. После окончания работы проводится взаимопроверка между командами. Побеждает команда, в которой наибольшее количество участников выполнила работу правильно.

VIII этап. “Диалогны дәвам ит”. –“Продолжи диалог”.

Каждая команда получает диалог с пропущенными репликами. Побеждает команда, которая правильно выполнила задание.

IX этап. “Рәсем буенча сөйлә” – “Расскажи по рисунку”.

Рассказ по рисунку. Что делают дети?. 1 рис. – рис. Мальчика, вытирающего лицо полотенцем. 2 рис. – рис. расчёсывающей волосы девочки. Каждая команда получает диалог с пропущенными репликами. Побеждает команда, которая правильно выполнила задание.

X этап. “Капитаннар ярышы”.– “Конкурс капитанов”.

Каждый капитан рассказывает о себе: как учится, как выполняет правила гигиены. Побеждает команда, которая правильно выполнила задание.

Йомгаклау. – Заключение.

Подсчитываются баллы, награждается команда – победитель, раздаются “сладкие” призы.

Дәреслек: Р.З. Хәйдарова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртъеллык башлангыч белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфлары өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан ”Татармультфильм” нәшрияты 2012, 61 нче 83-84 нче дәрес.

Тема: Шәхси гигиена кагыйдәләре

Максат:

  • “Шәхси гигиена предметлары” темасына караган лексиканы, белән бәйлеген, хәзерге заман хикәя фигыльнең I – III зат берлек сан формасын аралашу максатында куллана белү күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү.
  • Укучыларның уйлау-фикерләү, диалогик һәм мононлогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
  • Чисталык, пөхтәлек сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: сюжетлы рәсемнәр, алтын йолдызлар белән бизәлгән һәм шәхси гигиена предметлары (кулъяулык, сабын, сөлге, теш щёткасы, теш пастасы, тарак) салынган ике капчык, ике тартма, “Мин”,”Син” сүзләре язылган дүрт өй рәсеме, биремле ике конверт, карточкалар.

Дәрес тибы: лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Дәрес формасы: дәрес-КВН.

Класс шарлар белән бизәлгән. Такта янында ике өстәл, өстәлләрдә-фигыльләр язылган карточкалар, тактада – ”Мин”, “Син” сүзләре язылган икешәр өй рәсеме. Командалар капма-каршы утыралар.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Утырыгыз!

Узган дәрестә без чисталык, шәхси гигиена предметлары һәм гигиена кагыйдәләре турында сөйләштек. Алынган белемнәребез безгә ярдәм булыр, чөнки бүген без зирәкләр уенына, КВН дәресенә җыелдык. Бездә 2 команда: малайлар командасы һәм кызлар командасы. Командалар, үзегезгә капитан билгеләгез. Капитаннар һәр этапта командадан җавап бирүчене билгели.

Дәресне башлыйбыз. Дәрес берничә этаптан тора. Һәр этапта җиңүче командага бер балл бирелә.

Беренче тукталыш – “Серле капчык”.

Укытучы: Минем кулымда ике серле капчык. Анда нәрсә барлыгын без белмибез. Капитаннар, капчыкларны алыгыз, командадагы өч иптәшегезгә капчыктан бер предмет бирегез.

(Бер капчыкка сабын, тарак, теш щёткасы салынган, икенчесенә – теш пастасы, сөлге, кулъяулык.)

Бу нинди предметлар? (Шәхси гигиена предметлары). Укучылар үз предмеларын тасвирлыйлар. Бу этапта сыйфатларны күбрәк кулланган команда җиңә.

Икенче тукталыш – “Нәрсә җитми?.

Укытучы: Һәр команда өстәлендә төрле предметлар салынган тартма бар. Тартмадагы предметларны карагыз. Шәхси гигиена турында сөйләү өчен нинди предмет җитми? (Бер тартмага теш пастасы салынмаган, икенчесенә – тарак.)

Өченче тукталыш – “Сүзләрне өйләренә урнаштыр”.

Укытучы: Балалар, бу предметлар белән без нишлибез? (юынабыз, теш чистартабыз, сөртенәбез). Бу этап-эстафета. Командалар, такта янына ике рәткә тезелегез. Сезгә гигиена кагыйдәләрен белдергән сүзләрне “Мин”, “Син” исемле өйләргә урнаштырырга кирәк. Өстәлдән берешәр карточка алып өйләр астында беркетегез. Сүзләрне тиз һәм дөрес урнаштырган команда җиңә.

(Беренче өстәлдәге карточкаларда сүзләр: теш чистартам, бит сөртәсең, чәч тарыйм, кул юасың, борын сөртә. Икенчесендә: бит юасың, чәч тарыйсың, теш чистарта, кул сөртәм, борын сөртәм.)

Дүртенче тукталыш -“Нәрсә белән?”.

Укытучы: Бу сорауны ничек тәрҗемә итәбез? (Чем?, с чем?)

Бу этапта “Нәрсә белән?” соравын кулланып сүзтезмәләр төзергә кирәк. Командалар, бергә киңәшләшеп, сүзтезмәләрегезне языгыз. Сезгә әзерләнергә өч минут вакыт бирелә. Сүзтезмәләре күбрәк булган команда җиңә.

Бишенче тукталыш – “Җөмләләр төзү”.

Укытучы: Алдагы күнегүне катлауландырабыз. “Белән” бәйлеге белән җөмләләр төзибез. Дәреслекләрегезне 61 нче биттә ачыгыз, 2 нче күнегүне табыгыз. Рәсемнәр урынына тиешле сүзләр кулланып, җөмләләрне укыйбыз, тәрҗемә итәбез. Дөрес укыган һәм тәрҗемә иткән команда җиңә.

Кызлар командасына.

Мин ...(сабын рәсеме) белән кул юам.

Малайлар командасына.

Мин... (тарак рәсеме) белән чәч тарыйм.

Алтынчы этап – “Адашкан сүзләр”.

Укытучы: Капитаннар, биремле конвертларны ачыгыз. Укучылар, конвертларыгызда – төрле сүзләр язылган карточкалар. Бергә җыелыгыз. Конверттагы сүзләр белән җөмләләр төзегез, аларны тәрҗемә итегез. Бу ярышта җөмләләре, тәрҗемәләре дөрес булган команда җиңә.

Кызлар командасына бирелгән конверттагы сүзләр белән түбәндәге җөмләләр төзелә:

Мин яшел, хуш исле сабын белән кул юам.

Син сары, яхшы тарак белән чәч тарыйсың.

Малай зәңгәр, йомшак теш щёткасы белән теш чистарта.

Малайлар командасына бирелгән конверттагы сүзләр белән түбәндәге җөмләләр төзелә:.

Мин яңа, ак теш пастасы белән теш чистартам.

Син зәңгәр, йомшак сөлге белән кул, бит сөртәсең.

Кыз кечкенә кулъяулык белән бит сөртә.

Җиденче тукталыш – “Кушымчалар өстә”.

Укытучы: Бу этап – мөстәкыйль эш. Карточкаларда бирелгән җөмләләрдә фигыльләргә кушымчалар өстәргә кирәк. Эш тәмамлангач, командалар арасында үзара тикшерү эше оештырыла. Хатасыз эшләре күбрәк булган команда җиңә.

Җөмләләр: Мин сөлге белән бит сөртә... .

Син тарак белән чәч тарый... .

Ул теш пастасы белән теш чистарта... .

Сигезенче тукталыш – “Диалогны дәвам ит”.

Командаларга диалогка төшеп калган репликаларны өстәргә кирәк.

Кызлар командасына.

– ... ?
– Әйе, мин теш чистартам.
– Син нәрсә белән теш чистартасың?
– ... .
– Синең теш щёткаң нинди?
– ... .

Малайлар командасына.

– Син юынасыңмы?
– ... .
– ... ?
– Мин сабын һәм җылы су белән юынам.
– Синең сабының нинди?
– ... .

Тугызынчы тукталыш – “Рәсем буенча сөйлә”

Укытучы:Рәсемнәргә карап сөйләгез. Бу нинди балалар? Алар нишли?

Бер командага чәч тараучы кыз, сөлге белән бит сөртүче малай рәсемнәре бирелә, икенче командага-сабын белән кул юып торган малай,теш чистаручы кыз рәсемнәре бирелә.

Унынчы тукталыш – “Капитаннар ярышы”.

Укытучы: Капитаннар, үзегез турында сөйләгез. Сез нинди укучылар? Шәхси гигиена кагыйдәләрен ничек үтисез? Иң яхшы, дөрес сөйләгән капитан җиңә.

Йомгаклау.

Һәр команданың җыйган баллары санала. Җиңүче команда билгеләнә. Командаларга “тәмле” бүләкләр бирелә.