В гостях у Теремка

Разделы: Математика, Работа с дошкольниками

Класс: д/с


Уртанчылар төркеме өчен ФЭМП буенча шөгыль конспекты

Программа эчтәлеге:

  • Балаларның 5 кә кадәр тәртип буенча санау күнекмәләрен камилләштерү.
  • Геометрик фигураларны (овал, турыпочмаклык, квадрат, өчпочмак) танып белүләрен ныгыту.
  • Логик фикерләүләрен, игътибарлыкларын, күзаллау сәләтләрен үстерү.
  • Дуслык мөнәсәбәтләрен, ярдәмгә килү теләген, математика дәресләренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар: күрсәтмә материал - экран, геометрик фигуралар

Таратма җиһазлар: өстәлдә һәр балага таблица, кечкенә рәсемнәр; катыргы йозак һәм ачкычлар, цифрлы рульләр.

Шөгыль барышы

I. Оештыру өлеше

Тәрбияче: - хәерле көн балалар! Без сезнең белән бүген сәяхәткә чыгабыз. Күрәсезме сезнең алда сукмак. Әйдәгез әле шушы сукмак белән юлыбызны дәвам итик. Ләкин һәр геометрик фигурага баскан саен, аның исемен атарга кирәк булачак.

1. Геометрик сукмак

(Балалар бер-бер артлы тезелеп сукмак буенча баралар, геометрик фигураларны атыйлар)

Т: - Алия, син нинди геометрик фигурага бастың?(Овалга)

- Ә син Айдар?(Квадратка)

Т: - менә килеп тә җиттек. Сукмак безне нинди әкияткә алып килде?

Б: -"Теремкәй" әкиятенә.

Т: - дөрес, балалар (экран белән эш)

- Игътибар белән карагыз әле, Теремкәйгә ничә җәнлек килгән?

- Теремкәйгә 5 җәнлек килгән.

- Мәликә, санап бир әле(кычкырып саный).

- Марат, Мәликә дөрес санадымы?

- Әйе, дөрес. Теремкәйгә 5 җәнлек килгән.

- Балалар, куян Теремкәйгә ничәнче булып килгән?

- Куян икенче булып килгән.

- Ә дүртенче булып нинди җәнлек килгән?

- Дүртенче булып бүре килгән.

Т: - әйе, балалар, Теремкәйгә 5 җәнлек килгән. Алар өй эченә керделәр, ләкин өй эчендә тәртипсезлек, уенчыклар, җиләк-җимешләр, яшелчәләр, савыт-сабалар төрлесе төрле урында ята.

2. Үстерелешле уен "Таблицаны тутыр"

Т: - әйдәгез, балалар, өйгә тәртип салыйк. "Таблицаны тутыр" уенын уйнап алабыз. Һәрберегезнең алдында таблица һәм кечкенә карточкалар. Таблицага нәрсә җитми, шуны куегыз.

(балалар таблицаны тутыралар, аерым эш бара)

Т: - Энҗе, син нәрсәләрне тәртипкә китердең? Бер сүз белән әйт әле.

Энҗе: -савыт-сабаларны.

Т: - ә син, Ренар, ниләрне тәртипләдең?

Ренар: - мин яшелчәләрне.

(башка балалардан да сорала)

3. Аз хәрәкәтле уен "Гараж"

Т: - эш беткәч, уйнарга ярый дип, җәнлекләр машиналар белән уйнарга чыктылар. Сез дә рульләрне алыгыз. Игътибар итегез, рульләрдә цифрлар бар һәм шулай ук гаражларда да цифрлар. Мин "машиналар гаражга кайталар" диюгә, һәрберегез үз гаражына кайта. (Икенче уйнаганда гаражларның цифрлары алмашына).

4. "Йозакның ачкычын тап"

Т: - җәнлекләр озак уйнадылар, уйнаган вакытта Теремкәйнең ачкычларын югалттылар. Сезнең алдыгызда конвертлар, аның эчендә йозак һәм ачкычлар. Үзегезгә кирәкле ачкычны табыгыз (балалар уенны башкаралар).

Т: - булдырдыгыз, рәхмәт. Җәнлекләр Теремкәйгә кереп киттеләр. Әйдәгез без аларга матур келәм бүләк итик. Менә үрнәге - игътибар белән карагыз, истә калдырыгыз, аннары мин үрнәкне алып куям.

(Тәрбияче үрнәкне 3 мин күрсәтеп тора, аннары алып куя). Балалар келәмне геометрик фигуралардан төзиләр)

Т: - бик өлгер эшләдегез. Җәнлекләр сезнең келәмнәргә бик шат.Ә хәзер дөреслеген тикшерү өчен үрнәкне куябыз.

III. Йомгаклау

Т: - балалар, шөгылебез ахырына якынлашты. Без бүген нәрсәләр эшләдек? (Җәнлекләрне санадык. Таблицаны тутырдык,"Гараж" уенын уйнадык, йозаккаачкыч сайладык, геометрик фигуралардан келәм бизәдек).

Т: - рәхмәт Сезгә, балалар, барыгыз да бик тырышып шөгыльләнде. Ә хәзер килгән юлдан кайтабыз.