Әмирхан Еники. (1909–2000) «Кем җырлады?»

Разделы: Литература


Максат:

  • укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен барлау,сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын күрсәтү,туган як тарихы белән кызыксындыру, эзләнү-тикшеренү эшенә җәлеп итү, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү;
  • укылган әсәргә нигезләнеп, батырлык турында сөйләшү;
  • укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, укыган һәм ишеткәннәрне монологик, диалогик сөйләмдә файдаланырга өйрәнү;
  • өлкәннәргә, сугыш һәм хезмәт батырларына хөрмәт хисе тәрбияләү;

Җиһаз: портрет, китаплар күргәзмәсе, балаларның рәсемнәре, слайдлар.

Дәрес барышы

1. Оештыру моменты.

Хәерле иртә! Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, балалар! Балалар, бүген бездә кунаклар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Алар безгә Башкортстаныбызның төрле районнарыннан килгәннәр. Без аларга үзебезнең белемнәребезне күрсәтербез, дип уйлыйм.

2. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү, проблемалы сорау кую.

Балалар, мин сезгә бер сорау куям…

Быел без бөтен илебез белән бергә нинди Бөек бәйрәмне каршыларга җыенабыз? ( балаларның җаваплары)

3. Төп өлеш.

а) Сугыш турында, яуда катнашкан язучылар турында сөйләшү.

27 миллион баласын
Югалтты яуда Ватан…
Әй, дөнья, булма битараф,
Күңелгә текәп кара:
27 миллион җөй анда,
27 миллион яра…( 350 меңе безнең якташлар)

Бүгенге дәресебезне дә без Бөек Ватан Сугышы кырларында ятып калган, көрәшкән батырларыбызга багышлыйбыз. Әйе, халкыбызның фашизмны җиңүенә 65 ел тула.Татар халкы да сугышта бик күп батыр улларын, сылу кызларын югалтты. Безнең Башкортстаныбыз да Бөек Җиңүгә үз өлешен кертте: фронтта һәм тылда тиңдәшсез батырлыклар күрсәтте. Халкыбызның батыр уллары- кызлары турында татар әдипләре күпсанлы әсәрләр иҗат иттеләр. Алар арасында язучылар да булдылар.

-Балалар, яуда катнашкан язучылардан кемнәрне беләсез?(М. Җәлил, А.Алиш, Г.Кутуй, Әмирхан Еники, һ.б.)

-Әйе, балалар, күп кенә язучылар сугышның беренче көненнән алып үз теләкләре белән фронтка киткәннәр, бер кулларына мылтык, ә икенче кулларына каләм тотканнар. Әмирхан Еники дә сугышның беренче көннәреннән үк үзе теләп сугышка киткән. Алар турында татар халык җырында менә нәрсә әйтелгән. (Эпиграф слайдта, җыр тыңлау)

Мылтык тоткан кулларымның
Көче бетмәс көрәштә;
Җанымны да кызганмамын
Илем өчен көрәштә.

Димәк, балалар, без дәресебездә батырлык, горурлык, туган илебезгә тугырылык турында сөйләшәчәкбез.

б) Блиц- турнир. Үтелгәнне кабатлау.

  1. Ә.Еники ничәнче елда һәм кайда туган?(1909 елның 2 мартында Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында туган).
  2. Нинди гаиләдә дөньяга килә?
  3. Аның тулы исемен әйтегез.
  4. Ничәнче елда әтисе белән һәм нинди авылга күченеп киләләр? (1911 елда, Дәүләкән авылына)
  5. Әтисе нинди эш белән шөгельләнә?
  6. Башлангыч белемне кайда ала? (Дәүләкән авылында)
  7. Ничәнче елда Казанга килә? (1925нче елда)
  8. Кайда укырга керә? (Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә).
  9. Кайчан иҗат эше белән шөгельләнә башлый? (1925нче елда)
  10. Ничәнче елларда бай тормыш мәктәбен уза? (1927нче елдан алып сугышка кадәр).
  11. Сугышка кайчан китә?(1941нче елда)
  12. Сугыштан кайчан кайта?Кайларда эшли?(1945нче елда Совет әдәбияты редакциясендә, Татарстан радиокомитетында, Казан авиация техникумында эшли)
  13. Ничәнче елда профессиональ язучы булып китә?(1953нче елда)
  14. Үзенең иҗатында аны нәрсә кызыксындыра?(Аны кешеләрнең уй- кичерешләре, эчке дөньясы, көндәлек тормыштагы борчулы күренешләр кызыксындыра)
  15. Нинди мактаулы исемгә лаек була?(Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә һәм Татарстанның халык язучысы дигән исемнәргә).
  16. Кайда һәм кайчан вафат була?(2000нче елның февралендә Казан шәһәрендә)

в) Хикәя өстендә эш.(Слайдлар)

Ә хәзер инде хикәя өстендә эшлиячәкбез.

  1. «Кем җырлады?»- хикәясендә вакыйга кайчан һәм кайда бара? Хәзер шул өлешен табып укыгыз.
  2. Кем турында хикәядә сүз бара?(Яралы лейтенант)
  3. Аның турында нәрсә сөйли аласыз?
  4. Яралы лейтенантның авыр хәлен тасвирлаган өлешен китаптан табыгыз.
    (Җыр.Слайдлар)
  5. Татар җыры яралы егеткә ничек тәэсир итә?(Үз-үзен онытып, яшьлеген,туган авылын, сөйгәнен,һ.б., сагынганын әйтә, җыр аны һушына китерә.)
  6. Җыр ни өчен кеше күңелен шулай тирән дулкынландыра ала?(Өзекне табып укыгыз).
  7. Җырлаучы кыз кем була?(Аның сөйгәне-Таһирә)
    Әйе, балалар, чит җирләрдә үзеңнең туган телеңдә җыр ишетү зур бәхеттер, ул бит татар җыры,туган як җыры, шуңардан да ләззәтлерәк нәрсә бар?,үлеп барган җирдән лейтенантыбыз һушына килә,җыр ул- күңел дәвасы.
  8. Менә бу рәсем әсәрнең кайсы өлешенә туры килә? Нәрсә әйтә аласыз?(Слайд)

4. Үтелгәнне кабатлау.

а) Уфадагы истәлекле урыннар турында сөйләшү.

Әйе, балалар, Бөек Ватан Сугышы бетмәс тирән эзләр калдырды кешеләрнең күңелләрендә. Сугышта күрсәткән батырлыкларны без онытмаска бурычлыбыз. Менә безнең илебездә дә бу сугыш елларына арнап музейлар, истәлекле һәйкәлләр эшләнелгән. Безнең Уфа каласында нинди истәлекле урыннарны беләсез, әйтеп үтегез әле.(Балаларның җаваплары: «Җиңү паркы», «Сугышка дан!» музее).

Зур хөрмәткә лаек булган, батырлыклар күрсәткән безнең якташларыбыз арасыннан кемнәрне беләсез?(Муса Гареев, Александр Матросов, Миңнегәли Губайдуллин, Таһир Кучумов һ.б.)

б) Өйгә эшне тикшереү.

Мин сезгә өйгә эш итеп рәсемнәр төшереп килергә кушкан идем, кем сугышны ничек итеп күз алдына китерә? Кыска гына итеп ике төркемнән дә берәр укучы үзенең эше турында сөйләп китәр.(Балаларның җаваплары)

в) Мәкальләр белән эш.

Ә хәзер, балалар, батырлык турында нинди мәкальләр беләсез, әйтеп китегез.(2 төркем дә эшли)Сез аларны ничек аңлыйсыз?

Балалар! Тормыш шулай матур дәвам итсен өчен… егетләр хәзер дә батыр, ирләр хәзер дә гайрәтле, кызлар элеккечә сөйкемлеме?

Шулайдыр, шулай булмаска мөмкин түгел! Ашаган азыкның чын тәмен, чиста пак өйнең ямен, мәхәббәтнең гүзәллеген, дуслыкның эчкерсезлеген, тормышның чиксез матурлыгын өстән-өстән генә аңлаучылар булса, андыйларга лейтенант хакында сөйләгез, ул җырлый алмай калган җырларны җырлагыз!

Бу сүзләр йөрәкләрегезгә кереп калсын. Яу кырында сугышкан батырларыбызның исәннәрен хөрмәт итик, кадерлик, үлгәннәрнең кадерен белик, онытмыйк.

5. Йомгаклау.

Дәресебезне Таһир Сабирҗановның шигыре белән йомгаклыйк.(Тимашева Алина шигырь сөйли).

Үзгәрсә дә Заман,
Юк,үзгәрми.
Төсе уңмый «Җиңү» сүзенең!
Нәкь 65 ел элек
Шундый ук яз
Җиңү алып килгән бу Җиргә!
Сафлар сыек.
Җиңүчеләр китә,
Кими тарих,
Йолдыз югала.
Мәңгелек моң булып
Хәтер кала.
Батырларның даны-
Җыр кала.

6. Йомгаклау. Без дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

7. Өйгә эш.

Әти- әниләрегездән Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгыз турында белгәннәрен сөйләтеп, үзегез сөйләргә әзерләнеп килегез.

8. Бәяләү.

Презентация.