Ялкау Шейдулла

Разделы: Иностранные языки, Классное руководство


Әкиятче: Без Рәсәйдә яшибез. Рәсәй байрагы өч төсле – ак, зәңгәр, кызыл. Башкалабыз – Мәскәү шәһәре. Рәсәй – дөньяда иң зур ил. Анда кара урманнар да, тигез далалар да, тирән диңгезләр дә, биек таулар да бар. Кавказ таулары итәгендә, Каспий диңгезе ярларында Дагестан республикасы урнашкан. Биредә кырыктан артык милләт халкы яши. Алар арасында аварлар, лизгиннар, даргиннар.
Даргиннар көмеш һәм алтын белән йөгертелгән хәнҗәрләр ясыйлар, лизгиннар биек  тауларда сарык көтә, аларның йоныннан җылы бүрекләр тегә һәм матур келәмнәр тукыйлар. Ә аварлар тимергә һәм агачка чүкеп гаҗәеп матур бизәкләр ясыйлар. Бу халыкларның матур һәм гыйбрәтле әкиятләре бик күп. Бүген без сезгә шуларның берсен уйнап күрсәтәбез. Аның исеме “Ялкау Шәйдулла”. Рәхим итеп карагыз.
Бик еракта, таулар арасында, бар ди, бер авыл. Бу авылда Шәйдулла исемле кеше яшәгән. Авылда аннан да ялкау кеше булмаган. Көнозын я гармунда уйнаган, я күккә карап яткан. Шәйдулланың хатыны булган, тырышлыгы, эшчәнлеге белән аның даны чыккан. Барлык өй эшләрен үзе эшләгән. Менә көннәрдән бер көнне Хатынның түземлеге беткән

Хатын: Я, тагын гармун шыгыртатып утырасыңмы? Бар, ичмасам, чыгып мал-туарны ашат!
Шәйдулла: Әй, аларны ашаттыңмы, юкмы. Барырбыр  түгел мени? Юк, бармыйм. Мин иренәм.
Хатын: Алай булгач, печан чабарга кирәк.
Шәйдулла: Юк, теләмим, мин иренәм.
Хатын: Утын бетте, чыгып утын ярып куй!
Шәйдулла: И, Хатын, урамда суык түгел бит. Теләмим, иренәм.
Хатын: Я, Ходаем! Кайдан  килгән моның хәтле ялкаулык!!! Минем әбиемнең сөйләгәне бар иде. Еракта, таулар арасындагы куе урманда, бер Зирәк карт яши. Бар, шуның янына барып кайт. Ничек итеп яшәргә өйрәтсен. Бәлки тормышыбыз да рәтләнеп китәр. (Хатын кереп китә)
Шәйдулла: (үз-үзенә) Әй, Аллам! Бармыйча булмас инде, бу хатын тынычлык бирмәс. Бер дә барасы килми шул.

(Бик зур авырлык белән тора, юлга чыгып китә)

Әкиятче: Шулай итеп Шәйдуллабыз юлга чыгып китә. Бара, бара. Бер вакыт каршысына Бүре килеп чыга.

(Шәйдулла каршысына Бүре  килеп  чыга. Үзе аксак, башы, кулы бәйләнгән)

Бүре: Исәнме, юлчы. Син кем?
Шәйдулла: Исәнме. Минем исемем Шәйдулла. Зирәк картны эзләп барам. Хатын мине ялкау дип тирги. Ничек яшәргә, ничек баерга икән дип сорарга барам.
Бүре: Кара әле, Шәйдулла. Минем сиңа бер үтенечем бар. Менә инде өч ел рәттән мин авырыйм. Башым да авырта, кулым да, аякларым да. Күзем дә начар күрә, колагым ишетми. Сора әле Зирәк карттан, ничек итеп терелергә икән?
Шәйдулла: Ярар, сорармын.
Бүре: Мин сине шушыда каршы алырмын.

(Бүре кереп кит. Шәйдулла юлын дәвам итә)

Әкиятче: Шайдулла таган юлын дәвам иткән. Бара, бара. Бер елга буена килеп чыккан.

(Шәйдулла елга буена килеп утыра) (Үз-үзенә)

Шәйдулла: Арылды. Бигрәк ерак  яши икән бу карт. Су да эчәсе килә, ашыйсы да.

(Елгадан Балык күренә)

Балык: Исәнме, юлчы. Син кем буласың?
Шәйдулла: Минем исемем Шайдулла.
Балык: Кая барасың, Шайдулла?
Шәйдулла: Зирәк картны эзләп барам. Хатын мине ялкау дип тирги. Ничек яшәргә, ничек баерга икән дип сорарга барам.
Балык: Алай булгач, нигә монда утырасың?
Шәйдулла: Барасым килми, мин иренәм. Су да эчәсе килә.
Балык: Минем елгада су чиста, салкын, тәмле. Эч рәхәтләнеп.
Шәйдулла: Әй, аны йотарга да кирәк бит, ә мин иренәм.
(Балык аптырап башын селки)
Балык: Шәйдулла, минем сиңа бер үтенечем бар. Зирәк картны тапкач, сора әле, миңа нәрсә булды икән. Кинәт кенә авырайдым, һава җитми, сү төбенә төшәм дә китәм, төшәм дә китәм.
Шәйдулла: Ярар, онытмасам, сорармын.
Балык: Зинһар, онытма! Мин сиңа гомерем буе рәхмәтле булырмын!

Әкиятче: Шәйдулла тагын юлын дәвам иткән. Бара торгач, бер алмагач  янына килеп җиткән.

(Шәйдулла Алмагач төбенә килеп утыра)
Шәйдулла: Ардым. Бер дә барасы килми шул.
Алмагач: Исәнме, юлчы. Синең исемең ничек?
Шәйдулла: Шәйдулла булам мин.
Алмагач: Бу якларда нәрсә эзлисең?
Шәйдулла: Зирәк картны эзләп барам. Хатын мине ялкау дип тирги. Ничек яшәргә, ничек баерга икән дип сорарга барам.
Алмамач: Нигә соң син монда утырып торасың?
Шәйдулла: Барасым килми, мин иренәм. Ашыйсы да килә.
Алмагач: Шәйдулла, син миңа, зинһар, ярдәм ит. Мин инде күп еллардан бирле корыйм, минем ботакларымда ни бары бер алма гына үсә. Сора әле Зирәк карттан бу бәладан ничек котылырга? Мин сиңа үземнең бердән-бер алмамны бирәм. Рәхәтләнеп аша.
Шәйдулла: Юк, кирәкми. Аны чәйнәргә дә кирәк бит әле. Ә мин иренәм. Ярар, картны күрсәм, сорармын.

Әкиятче: Бик озак барган Шәйдулла. Менә бер вакыт кара урманга барып җиткән. Урман эчендә Зирәк картны тапкан.

(Зирәк карт утырып тора. Шәйдулла килеп чыга)

Шәйдулла: Исәнме, Зирәк карт.
Зирәк карт: Исәнме, Шәйдулла.
Шәйдулла: (аптырап) Кара аны, син минем  исемне каян беләсең?
Зирәк карт: Мин бит Зирәк карт, шуңа барысын да беләм. Нинди йомыш белән килдең?
Шәйдулла: Хатын мине ялкау дип тирги. Ничек яшәргә, ничек баерга икән дип синнән сорарга килдем.
Зирәк карт: Алай икән. Юлда берәрсен очратмадыңмы соң? Тагын йомышларың юкмы?
Шәйдулла: Бар. Юлда бер алмагач күрдем. Ул күп еллар инде корый, ботагында бер генә алма үсә. Нигә икән?
Зирәк карт: Алмагач төбендә бер чүлмәк көмеш күмелгән. Менә шуны казып алсалар, Алмагач терелер.
Шәйдулла: Тагын бер Балык очрады. Аңа йөзәргә авыр, һава җитми, су төбенә төшә дә китә, төшә дә китә. Нигә икән?
Зирәк карт: Балык алтын таш йоткан. Менә шуны  тамагыннан тартып чыгарсалар, терелер.
Шәйдулла: Тагын миңа бер Бүре очрады. Ул инде өч ел буе авырып йөри. Аңа нишләргә?
Зирәк карт: Юлында очраган беренче ялкау кешене ашаса, Бүре терелер. Ә хәзер бар, кайт.
Шәйдулла: Ә миңа ничек яшәргә, ничек баерга соң?
Зирәк карт: Бар, юлыңда бул. Синең теләкләрең барысы да үтәлер.

(Зирәк карт агачлар арасына кереп югала. Шәйдулла кире юлга чыга. Алмагачка барып җитә)

Алмагач: Исәнме, Шәйдулла. Минем йомышымны онытмадыңмы?
Шәйдулла: Юк, онытмадым. Синең төбеңдә бер чүлмәк алтын бар, шуны казып алырга кирәк.
Алмагач: Зинһар, казып ал. Миңа да яхшы булыр, син дә баерсың.
Шәйдулла: Юк, теләмим. Мин иренәм. Зирәк карт минем барысы да булыр диде.

(Шәйдулла китеп бара. Елгага барып җитә. Аны Балык каршы ала)

Балык: Исәнме, Шәйдулла. Минем йомышымны онытмадыңмы?
Шәйдулла: Юк, онытмадым. Син бер алтын таш йоткансың, шуны тамагыңнан алсалар, терелерсең.
Балык: Зинһар, тартып ал. Миңа да яхшы булыр, син дә баерсың.
Шәйдулла: Юк, теләмим. Мин иренәм. Зирәк карт минем барысы да булыр диде.

(Шәйдулла китә. Каршысына Бүре килеп чыга)

Бүре: Исәнме, Шәйдулла. Минем йомышымны онытмадыңмы?
Шәйдулла: Юк, онытмадым. Сиңа терелер очен, Зирәк карт беренче очраган ялкауны ашарга кушты. Шуны эзлә.
Бүре: Ә бит миңа ялкауны эзләргә кирәк түгел. Ялкау минем яныма үзе килде. Синнән дә ялкау кеше юк бу дөньяда.

(Бүре Шәйдулланың өстенә килә башлый. Шәйдулла кычкырып, кача башлый. Бүре аның артыннан йөгерә. Сәхнә артында “Ай!” дигән тавыш ишетелә)

Әкиятче: Шул көннән башлап, Шәйдулланы беркем дә күрмәгән. Ә дөньяда ялкаулар хәзер дә бар диләр.