Габдулла Кариев — основатель татарского театра

Разделы: Логопедия


Максат:

  • Г.Кариевның тормышы, иҗаты, сәхнә эшчәнлеге белән таныштыру;
  • Сәнгатьле уку һәм сөйләү күнекмәләрен үстерү;
  • Укучыларда якташыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, альбом, газета, китаплар күргәзмәсе, магнитофон.

Дәреснең барышы:

1. Дәресне оештыру.
2. Укытучының кереш сүзе.
3. Яңа тема аңлату (мультимедиада рәсемнәр күрсәтелә барыла).

А) “Морасам” җыры тыңлана.

Җәвидә Мингалимова сүзләре, Роберт Андреев музыкасы.
Мораса авылы бормаланып-бормаланып аккан Мораса елгасы буена урнашкан. Ул үзенең тарихы белән бик үзенчәлекле. Шул чордагы аң-белем учагы булган иң беренче мәдрәсәләрнең берсе шунда ачылган. Укымышлы кешеләрне гасырлар буена тирә-якка бик күпләп биргән. Мораса мәдрәсәсендә бөек шәхесләр, мәгърифәтче язучылар, Утыз Имәни, Габделҗаббар Кандалый укыган.

Б) Сүзлек өстендә эш:

Карый – Коръәнне яттан белүче.
“Сәйяр” – күчмә дигән сүз.
Труппа – театрда яки циркта уйнаучы артистлар.

Бүгенге дәресебезне 20 йөз башы мәдәнияте өлкәсендә күренекле урын алган атаклы артист,сүз остасы, җәмәгать эшлеклесе, татар театрына нигез салучы, режиссёр, “Сәйяр” трупасы җитәкчесе, якташыбыз Г.Кариевның тормышы һәм иҗат юлы, күпкырлы талант иясе булуын таныштырырмын..
Элекке Чистай өязе (Хәзерге Нурлат районы) Колбай Мораса авылы. Бормаланып – бормаланып аккан Мораса елгасы буендагы кошлар моңына күмелгән әрәмәлекләр, җиләкле болыннар... Елганың уң ягына тезелеп киткән өйләрнең берсендә Хәйрулла гаиләсендә 1886 нчы елның 8 маенда бер малай дөньяга килә, аңа Миңлебай дип исем кушалар.
1898 елны Такталы авылы мәдрәсәсендә укый. Миңлебай зирәк бала була, 12 яшендә коръәнне яттан укый, карый була. Бу зирәк баланың Миңлебай дигән мужик исеме йөртүе Такталы авылы мәдрәсәсенең мөдәрисе Зариф муллага ошамый. Ул яраткан шәкертенә Габдулла (алла колы) дигән исем куша. Халык арасында ул Габдулла карый исеме белән йөртелә башлый.
1904 елда ул Җаек (Уральск) шәһәренә укырга китә. Монда Миңлебай, җырчы, сүз остасы, мәзәкче буларак, төрле әдәби кичәләрдә катнаша. Шушы чорда Габдулланың фамилиясе, карый сүзенә нигезләнеп, Кариев дип йөртелә башлый.

В) “Сәйяр“ труппасы.

“Сәйяр“ (күчмә) дип аталган әлеге труппа чыннан да күчмә тормыш алып бара. . Аның үз почмагы, транспорты булмый, артистлар даими хезмәт хакы алмыйлар. Әмма, күрәсең, Кариевта оештыру сәләте, таланты белән әсир итү шулкадәр көчле булган ки, бу авырлыкларның берсе дә энтузиаст яшьләрне яңа башлангычларыннан биздерми.
Кемнәр соң алар-беренчеләр? С.Гыйззәтуллина- Волжская, Г.Болгарский, В.Мортазин- Иманский, Ф.Сәмитова һ.б. Соңрак анда К.Шамильский,Г.Болгарская, М.Сакаева, З.Тинчурина (Әхмәрова), Ә.Кулалаев һ.б. кушыла.Татар профессиональ театры беренче көннәрдән үк үзенең төп бурычын халыкка сәнгать хезмәте күрсәтү дип билгели һәм үҗәтлек, фидакарьлек белән татар яшәгән төбәкләргә йөреп, спектакльләр куя. Мәскәү,Түбән Новгород, Уфа, Җаек, Тифлис, Ташкент, Баку, Оренбург кебек киң географик нокталарда булу театрны тулаем төрки дөньяга танытуда зур роль уйный.
1901 нче елда «Сәйяр» Казандагы милли-мәдәни үзәк саналган «Шәрыкъ» клубы штатына алына. Бу труппаның мөмкинлеген бермә-бер арттыра: артистларга даими хезмәт хакы, даими эш урыны, сәхнә булдыру һ.б. гамәлгә ашырыла. Билгеле, бу уңайлыклар спектакльләрнең сәнгати сыйфатларын күтәрүгә дә китерә.

Г) Г.Кариев – артист, режиссер.

Кариев исә артист һәм режиссер буларак та остара, тәҗрибә туплый. Башлангыч чорда халык тормышы, уй-кичерешләре турында заман темасына милли әсәрләргә мөрәҗәгать итсә, соңрак рус классиклары тәрҗемә әсәрләрен сәхнәләштерүгә кыю алына. «Гөнаһсыз гөнаһлылар» (Островский), «Чия бакчасы» (Чехов), «Трильби» (Ге), «Лачыннар һәм козгыннар» (Сумбатов) татар тамашачысына җиткерелә. 1912 нче елда труппага Кариев рәссам Сабит Яхшыбаевны чакыра. Шул чордан сәхнәдә декорация, сурәтләү чаралары, костюмнар һөнәри дәрәҗәдә хәл ителә башлый. Бүген Колбай Морасадагы Г.Кариев исемендәге музейда сакланган Кариев исемендәге музейда сакланган Кариев портреты- нәкъ әнә шул рәссам тарафыннан ясалган.
1912-1915 нче елларда татар театрының тагы ике труппасы - «Нур»һәм «Ширкәт» төзелә. Аларның беренчесенә Г.Кариев шәкерте С.Гыйззәтуллина-Волжская җитәкчелек итә. Әмма беренчелек, лидерлык «Сәйяр»дә кала. Ул инде остару, репертуарын тулыландыру, уйнау осталыгын чарлау турында ныклап кайгырта башлый. 1913-1917 нче елларда П.Громов, Н.Михайленко һ.б. танылган рус режиссерлары «Сәйяр»дә эшләп алалар, һәм бу Кариевның режиссура мәктәбен яңа алымнар белән тулыландыра.
Ул сәхнә теленең чисталыгы турында кайгырта, труппада әхлак сафлыгы өчен даими көрәш алып бара, хәтта татар артистларын 1917 нче елда бөек К.С.Станиславский белән дә таныштыра. Үзе музыка ярата, операга йөри. Аның режиссура мәктәбе, артистлык осталыгы турында да бүген байтак материал тупланган. Чордашлары аның кабатланмас артист һәм чын иҗат кешесе булуы турында ихлас сокланып язалар. «Мин үз гомеремдә бик күп талантлы артистлар күрдем. Әмма Г.Кариевка көндәш булырлык талант ияләрен очратмадым», - дип яза Хәким Сәлимҗанов 1974 нче елда. «Кариев – халыкның талантлы, алдынгы фикерле улы иде. Ул бөтен йөрәге белән театрны яратты», дип искә ала аны РСФСРның һәм Татарстанның халык артисткасы Ф.Ильская. «Кариев…театр сәнгатенә…» изге трибуна» дип карады, ул үзе театр өчен яшәүче», - дип фикерләре белән бүлешә журналист Исмәгыйль Рәмиев 1965 нче елда.

4. Г.Кариев турындагы истәлекләрне сөйләү.

З.Бурнашева “ Театр йолдызы”
З. Тинчурина “Сөекле укытучыбыз”
Г. Болгарская “Остабыз”
Ф. Ильская “Якты образ”

5. Г.Кариевның “Артист”комедиясен уку.

Г.Кариев Исламның протатибы итеп, туганнан-туган Латыйф абыйсын ала. Комедиядә артист Сакмарский образында Кариев үзе, ә Шәнгәрәйский образында артист Бари Болгарскийның тормышын күрсәтә. Монда шуны истә тотарга кирәк, ул чордагы күп кенә әсәрдәге тема һәм образлар тормышта булган конкрет вакыйгалардан алынып язылалар.

6. Г.Кариевның туган ягында.( мультимедиадан музей экспонатлары күрсәтелә)
7. Илдус Диндаровның “ Гомер фасыллары” исемле китабы белән таныштыру,
8. Р.Галимованың “Авылымның якты йолдызы” шигырен уку.
9. Дәресне йомгаклау.

Сорауларга җавап бирү.

  • Г.Кариев кем ул?
  • Ул нинди гаиләдә туа һәм тәрбияләнә?
  • Аның исеме, фамилиясе ни өчен үзгәрә?
  • Г.Кариев Җаекта кемнәр белән очраша?

10. Өй эше: Г.Кариев турында альбом ясый башларга.
11. Интернеттан Г.Кариев турынла мәгълүмат табу.