Конспект занятия по физической культуре с использованием элементов театральной деятельности

Разделы: Работа с дошкольниками


Максат:

Тәрбияче әйткән юнәлештә, биремнәрне үтәп , аякларны сөйрәмичә, тәзләрне югары күтәреп, борыла-борыла, колоннада бер-бер артлы йөрергә, тигезлекне саклап билгеле бер арада, гимнастик авыш тактада йөрүне күнектерү. Тирә-юньдә ориентлаша белүләрен ныгыту. Биеклеккә ыргытканда дөрес торыш алу, көч белән ыргытырга күнектеру. Психофизик сыйфатлар үстерү. Музыка астында хәрәкәтләр ясарга күнектерү. Хәрәкәт активлыгын үстерү, балаларның күңелен күтәрү. Таныш күнегүләрне ныгыту.

Җиһазлар:

Әтәчнең өе, Әтәч, Кәҗә, Үрдәк, Песи (театр курчаклары),гимнастик авыш такта, комлы капчыклар, йомшак конструктор өлешләре , хат, магнитофон һәм аның өчен музыка язмалары.

Шөгыль барышы.

Музыка астында балалар атлап залга керәләр, бер сафка тезелеп басалар. (Кунаклар белән исәнләшәләр).
Тәрбияче: Балалар без хәзер физик тәрбия шөгыленә килдек. Балалар безгә бүген хат килгән. Әйдәгез әле, укып карыйк.
“Исәнмесез, балалар. Сезгә хат яза әтәч. Без тавык белән матур гына яшәп ята идек менә тавык грипп белән чирләп китте бит. Аны дәвалау өчен дару үләннәре кирәк. Зинһар өчен ярдәм итегәз дару үләннәрен табарга.”

Тәрбияче: Балалар Әтәч белән Тавыкка ярдәм итәбезме? Әйдәгез башта күнегүләр ясап алабыз, аннары юлга чыгарбыз.
Гомуми үстерү күнегүләре
1. Б.т.:аяклар җиңелчә аерым, куллар билдә. 1-куллар җилкәгә; 2-б.т. 6 тапкыр.
2. Б.т.: аяклар җилкә киңлегендә, куллар артта.1-алга иелергә, башны азрак күтәрергә; 2-б.т.Шулай ук иелгәндә кулларны як-якка-артка,
аякларны бөкләмәскә. 5 тапкыр.
3.Б.т.: үкчәләргә утырып,куллар җилкәдә.1-2-тезләргә басарга,куллар өскә,сузылырга,өскә карарга; 3-4-б.т. 6 тапкыр.
4. Б.т.: утырып,аяклар чалышкан,куллар билдә.1-уңга борылу,артка карарга;2-б.т. 3-сулга борылу 4б.т.Шулай ук,б.т.татезлзрдә басып тору,үкчәләрдә утыру.Кул торышы төрлечә булырга мөмкин.3-4 тапкыр(һәр борылыш).
5. Б.т.: аякларны җиңелчә аерып басарга,куллар артта.1-2-чүгәләргә,башны тезләргә куярга ;3-4- б.т. 6 тапкыр.
6. Б.т.: сикереп алулар(10-16) һәм йөрү. 3-4 тапкыр.

Менә хәзер без әзер. Балалар безнең юлыбыз бик ерак, әйдәгез атлар белән барыйк  (ат кебек тезләрне югары күтәреп йөгерү)

- Мнә килеп тә җиттек. Атларыбызга рәхмәт.
Әтәч: Кик-ри-кук. Исәнмесез балалар! Килүегезгә мин бик шат. Зинһар өчен, миңа дару үләннәре табып алып килегез. Мин үзем бара алмыйм чебиләрне каргадан саклыйм.
Тәрбияче: Ярар, Әтәч, кайгырма, алып килербез сина үләннәрне. Балалар, безгә хәзер менә бу күпер аша чыгарга кирәк (бер бер артлы басып, гимнастик такта аша чыгалар).
Үрдәк: Бак-бак-бак...
Тәрбияче: Балалар, нәрсә үл анда?
Бала: Үрдәк!
Тәрбияче:Үрдәк бит бу. Бәлки ул беләдер, дару үләннәренең кайда үскәнен. Исәнме Үрдәк. Син мәтрүшкәләрнең кайда үскәнен белмисеңме?
Үрдәк: Исәнмесез, балалар! Беләм, миңа берәр һөнәрегезне күрсәтсәгәз әйтәм
Тәрбияче: Әйдәгез балалар биеп күрсәтәбез.”Кечкенә үрдәк бәбкәләре биюе”.
Үрдәк: Бик матур биедегез, рәхмәт сезгә. Балалар, дару үләннәре, әнә теге кәҗә йөри торган болында үсә.
Тәрбияче: Рәхмәт Үрдәк дус. Балалар безнең алдыбызда сазлык. Менә шул сазлыкка батмас өчен, менә шушы түмгәкләргә басып кына узарга кирәк (модуль детальләренә басып иөрү). Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер безнең алдыбызда тар сукмак ята. Безгә шуннан барырга кирәк. Әйдәгез кулларны билгә куябыз, гәүдәне төз тотып киттек.
Кәҗә: Мә-кә-кә-кә...
Тәрбияче: Исәнме, Кәҗә-мәкәрҗә.
Кәҗә: Исәнмесез балалар! Нишләп йөрисез монда?
Тәрбияче: Без дару үләннәре эзләп йөрибәз, син белмисеңме кайда үскәнен?
Кәҗә: Мин сезгә әйтермен, тик башта сез миңа ярдәм итегез. Менә миңа койманы ныгытырга кирәк, ташларны ыргытыгыз әлә койма артына (комлы капчыкларны биеклеккә ыргыту)
- Рәхмәт сезгә балалар! Менә шуның өчен мин сезгә әзер шифалы үлүннәр бирәм. Мин аларны җәй көне шушы болында җыйдым һәм киптердем. Әтәчкә бирерсез.
Тәрбияче: Рәхмәт сиңа Кәҗәкәй, Әтәч белән Тавык сөенерләр индә, Әтәч Тавыкны дәвалар. Әйдәгез балалар шушы үләннәрне Әтәчкә алып кайтып бирик. Атларыбызга утырыйк та кыска юлдан гына кайтыйк.(тезләрне югары күтәреп,сикереп бару) Менә Әтәч өенә килеп тә җиттек
Песи: (тәрәзәдән карап тора) Исәнмесез, балалар! Мияу-мияу.

Тәрбияче, балалар: Исәнме Песи. Песи, Әтәчне чакыр әлә.
Песи:Менә миңа бер уен уйнап күрсәтсәгез – чакырам.
Хәрәкәтле уен “Песи һәм тычканнар”
Песи: Бик  матур уйнадыгыз. (Әтәчне чакыра. Чыга)
Тәрбияче: Менә, Әтәч, без сиңа табып алып килдек дару үләннәрен. Тавык тизрәк терелсен.
Әтәч: Рәхмет балалар,сез дә чирләмәгез.
Тәрбияче: Менә балалар, грипп белән чирләмәс өчен витаминнар, үлән чәйләре, эчергә кирәк, суган, сарымсак ашарга кирәк. Шуның белән безнең бүгенге шөгыль тәмам.