Марсель Галиев иҗатында туган як темасы

Разделы: Внеклассная работа


Туган җирем тургай булып
Сыйган күңел читлегенә

Укытучы: Хәерле кон укучыларым! Без сезнең белән Татарстанның халык язучысы, татар халкының горурлыгы булган прозаик һәм шагыйрь Марсель Галиев иҗатында туган як темасы буенча эзләнү һәм өйрәнү эшләре үткәрдек. Белгәнегезчә, Марсел Галиев күпкырлы талант иясе. Марсель Галиев әсәрләре тема һәм жанр ягыннан бик бай. Аның шигъри тәлгәшләрендә, проза әсәрләрендә дөнья матурлыгы, якыннарына мәхәббәт, динебезгә һәм туган ягыбызга, тарихыбызга, телебезгә чиксез хөрмәт чагыла. Аның әсәрләрендә туган як темасы әйдәп баручы темаларның берсе булып тора. Адәм баласы кай тарафларда йөрсә дә, кайда гына яшәсә дә, аның уенда газиз туган җире.

Безнең алга куйган бурычлар:

  1. Марсель Галиев хезмәтләре белән танышу.
  2. Әдип иҗатында туган як темасының чагылышын күзәтү.

1нче укучы: Марсель Галиевнең ,,Туган як" шигыре матур Азнакай төбәгенә багышланган. Лирик герой өчен туган як яме тормыштагы һәрнәрсәдән өстен. Аның туып- үскән ягында гына ,,йолдызлар тәлгәш- тәлгәш сибелә", ,,таулары ап-ак яллы болытларны тышаулый", ,,абагалары чәчәк ата", ,,суларында кояш йөзә", ,,күкеләре меңгә кадәр саный" . Гипербола - арттыру , сынландыру алымнары аша лирик геройның соклану хисе үстерелә. Шигырьнең беренче строфасы болай яңгырый:

Шундый як ул, карагыз сез
минем туган җиремә,
йолдызлар хәтта кызыгып
тәлгәш- тәлгәш сибелә.

Автор соңгы строфада үзенең яшәгән урынын сер итеп кенә укучыларга җиткерә.

Ышанмыйча сез сорарсыз:
Чынлап, андый җир кайда?
Сер итеп әйтәм алайса:

Аз-на-кай-да!... Шагыйрь шулкадәр җылы итеп, сокланып үз туган ягы турында гына яза ала.

2нче укучы: ,,Танышу нидән башлана?" шигырендә туган авылын мактый. Аның кешеләре дә гадирәк, суы да тәмлерәк, таңы да матуррак, һавасы да сафрак.

Ни генә юк авылымда
тәмле чишмә сулары,
кәҗә сукмагыннан менсәң
җил сызгыра таулары.

Аның бу шигырен укыганда синең алдыңда чылтырап аккан чишмәләре, биек таулары белән бөтен бер дөнья ачыла.

3нче укучы: ,,Шәһәрдә нәүмиз хәтер" шигыренә игътибар итик. Бу әсәрендә шагыйребез үзенең туган авылын, анда үткән бала һәм үсмер чагын сагынуын гап-гади генә, әмма бик үтемле итеп тасвирлый. Бу шигырьне без туган нигезен сагынуның югары дәрәҗәдәге үрнәге, дип әйтә алабыз. Аны, әлбәттә, хәтерендә калган авыл чишмәсе төбендәге чуерташлар, тегермән, тәмле алмалар сагындыра. Ул уендашларын, сугыш кичкән агайларны сагына. Аның хәтерендә ат җигәргә өйрәнүләр, аулагыйлар, кунак кызлары, ул чорның ярлылыгы һәм бай күңеле. ,,Туган ягын сурәтләгәндә ул хыялый бер үсмер, ялларын тузгытып далада чапкан кырыкмыш тай, беренче саф мәхәббәте кабынган гашыйк, туган җиренең газиз баласы сыман! Гаҗәеп эпитетлар, сынландырулар, ашкын хисләр тулып тора аның туган әсәрләрендә. Миңа калса, Марсель туган җирен, Азнакай буйларын, җир өстеннән генә түгел, кошлар очар биеклектән күзәтә", - дип яза Гариф Ахунов.

4 нче укучы: ,,Туган як тургае" шигырендә ул туып- үскән җирендә генә бәхет тәмен белгәнен яза, аңа язу өчен илһамны туган ягы бирә. Туып- үскән нигез кеше күңеленә моң сала, аны канатлы, илаһи итә, яшәүгә көч өсти, онытылмас моң булып озатып йөри. Анда аны газиз әткәе белән әнкәсе көтә.

Бәхет тәмен беләм
туган җирдә генә,
иген кырларына күмеләм.
Монда - гомер юлым,
монда - туган моңым,
тургай булып җырлый күңелем.

Бу нәфис яңгыраучы юлларда горурлану белән баетылган шатлык- сөенеч тасвирлана.

5нче укучы: ,,Ераклыклар җиле" шигыренә игътибар итик:

Туган якның бүресе дә якын
бөкресе дә гарип тоелмыйдыр,
Җыры тынмас салкын чишмәләрнең
Суын эчеп кенә туелмыйдыр.

Шагыйрь туган ягын җаны- тәне белән яратмаса, мондый юлларны яза алыр идеме?

6 укучы: Марсель Галиев иҗатында күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән әсәрләрнең берсе - "Чатыр тау җиле" Чатыр тау итәгендә үскән кеше өчен бу әсәр-җан авазы. Минем үземнен дә бу тауга менеп, аның матурлыгы белән хозуланганым бар.Искиткеч матур! Әлеге юлларны күзәтик: "Уй-хыялларыңа канат куяр өчен шушындый лаек биеклек кирәк икән. Кочагыңда- рәшә сулышыннан тибрәнгән япан киңлекләр. Бу кодрәт каршында үзеңнең бик кечкенә зат икәнлегеңне беләсең, әмма тау, үз биеклеге белән исертеп, сиздермичә генә олылау хисе юаныч бирә, күңел дөньяның чиге офык сызыгына тоташа да... йөрәгең тау йөрәге белән бер аһәңдә тибә башлый..." Бер генә тапкыр гына булса да, Чатыр тауга күтәрелергә кирәк әлеге язучы әйткән хисне тулысынча тою өчен!

Ә Чатыр-тау җилен ничек тасвирлый язучы: "Чатыр тау җиле үз катына кешеләр менгәнне нинди ярата, зарыгып көткән була; уйнаклап килеп кочаклап ала да, шатлыгыннанмы - әле җырлый, әле көлә, әле үкси... Аннары, үлән өстенә ятып мәтәлчек ата, билеңнән алып көрмәкләшә, аягыңа сөт тешле көчек булып сарыла, куеныңа кереп, суык борынлы песи булып мырылдый, сабый булып чәчеңне тузгыта, йолыккалый. Юк, мондый җил, мондый да саф, мәҗүси җил бүтән беркайда да исми, валлаһи исми. Рәхмәт сиңа, Чатыр- тау җиле! Күңелдәге юшкынны, гөнаһларны тараткан өчен мең рәхмәт сиңа! Җирсегән чакта җилне дә сагынасың икән!" "Чатыр тау җиле" традицион нәсер таләпләренә туры китереп иҗат ителгән. Нәсернең үзәге - туган җирне ярату хисен белдерү.

7нче укучы: "Нигез" повестендә дә туган якны сагыну, аның матурлыгына соклану темасы күтәрелә."Кешеләр генәме, сулар да бит туган ягына кире кайта. Диңгезгә барып җиткән чишмә сулары, парга әйләнеп, болыт хасил итәләр дә, яңгыр булып, туган якка кайтып явалар. Табигатьнең ашкыну белән сагыну арасындагы мәңгелек бәйләнеше..." - дип яза ул әлеге повестендә.

Шулай ук туган як белән балачак аерылгысыз аның әсәрләрендә: "Тау астыннан караганда, авыл ак түбәләре белән уч төбендәгедәй җәйрәп ята. Сирәк кайтылганга күрә үзгәрешләр бигрәк тә нык сизелә. Ә мин, җүләр, һаман әле иске урамнарны, салам түбәле өйләрне юксынам. Малай чакта үзем ачып кергән капка тавышлары да хәтердән җуелмаган. Зур шәһәрләрдә, чит-ят илләрдә патшалар яшәгән, корольләр салдырган затлы сарайларны карап йөргәндә дә мин арыш саламы ябылган гади авыл өйләрен юксынып күз алдына китерә идем. Алтын белән чигелгән стеналар, читтән карап сокланыр өчен генә яратылган асыл әйберләр - салкын купшылык иңне баса, җанны кыса башлый һәм шул чакта сиздерми генә артыңнан килеп кемдер чабуыңнан тарта, борылып карасаң... артыңда беркатлы елмаеп, малай чагың басып тора. Көзге кебек идәндә ул яланаягыңнан яфрак-яфрак дымлы эзләр калдырып, сине үзе белән ияртә дә очыртып кына диңгезләр, кыя-таулар аша салам түбәле өйгә алып кайта. Тик... ул өйнең инде эченә сыеп керә алмыйсың. Арыш саламы ябылган "алтын түбәле" өй бала чакның бөек әкияте булып хәтер утравына күчкән.

Укытучы: Марсель Галиевнең барлык әсәрләре белән танышып чыктык. Тәнкыйтьчеләр язган мәкаләләргә дә игътибар иттек. Һәр иҗат кешесе үзенең туган җире, туган нигезе, суын эчеп үскән чишмәләренә мәдхия җырламый калмый. Марсель Галиевкә да хас бу күренеш. Ул үзенең иҗаты аша безне туган телебезне, туган туфрагыбызны, үз нәселебезне, халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итәргә, яратырга һәм беркайчан да онытмаска чакыра.Ә безнең бурыч-туган ягыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмыйча дәвам итәргә, яратырга һәм хөрмәт итәргә.

Кулланылган әдәбият

  1. Галиев М. Сайланма әсәрләр (I том) . Шигырьләр, балладалар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.
  2. ,,Мәйдан" журналы: №12 ,2005.24-151 битләр.